Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Герой-шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш ярышлары үтте

Яр Чаллы шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш буенча республика бәйгесе үтте. Анда 450 спортчы көч сынашты.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә безнең район данын спорт мастерлыгына кандидат Р. Шакиров ("Татарстан" совхозы поселогы), Р. Фәрваев (Иске Абдул), А. Шиабетдинов (Тукай эчке эшләр бүлеге), Р. Воронай (Түбән Суыксу), Р. Имамиев ("Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ) һәм башка бик күп җиңүләрдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән көрәшче егетләребез яклады. Бу көнне ике көрәшче егетебез - Яңа поселогында яшәүче Р. Әюпов (тренеры - Т. Хәмәдиев), 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында, ә Борды авылы егете - Кама автомеханика көллияте студенты Д. Левашов (тренеры - Ф. Кәлимуллин) 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үтәделәр. 90 килограмм үлчәү авырлыгында шәхси эшмәкәр Р. Нигъмәтуллин IV урынга чыкты.

Нәтиҗәдә район командасы 12 урынны алды. 50 команда арасында мондый нәтиҗәләргә ирешү безнең өчен бик куанычлы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт спортивная борьба татарашкорт кљрђше