1 март 2012 яңалыклары
-
Алсу Мөбарәкшина – ел укытучысы
28 февральдә район хакимиятенең утырышлар залында ел укытучысын билгеләделәр. Район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев җитәкчелегендәге махсус комиссия алдында сынау тоткан иң көчле биш мөгаллимә арасында Биклән урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Алсу Мөбарәкшина җиңүче дип танылды.
-
“Йолдыз” клубы утырышы
Сишәмбе көнне "Йолдыз" ветераннар клубының чираттагы утырышы үтте. Утырышта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре чыгыш ясады.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш ярышлары үтте
Яр Чаллы шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш буенча республика бәйгесе үтте. Анда 450 спортчы көч сынашты.
-
Хәзер үтә күренмәле
Узган 2011 елда районның социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына 26 мең кеше мөрәҗәгать иткән, димәк райондагы барлык халыкның 71 проценты шушы идарә һәм аның канаты астында эшләүче оешмаларга ярдәм сорап яисә башка төр гозер белән килгән. Бу турыда район социаль тармак хезмәткәрләренең узган 2011 ел эш йомгакларына багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә социаль...
-
“Саф җил” бию фестивале
Яңа поселогы мәдәният йортында районның "Саф җил" дип аталган бию фестивале үтте. 250гә якын биючене берләштергән бу чарада берсеннән-берсе дәртле шәрык, татар, рус, Көнчыгыш илләре халыклары бию көйләре яңгырап торды. Биючеләрнең аякларына күз иярмәде. Бу чыгышларны Казаннан килгән ТР мәдәният министрлыгының милли мәдәният үсеше үзәге методисты Л. Яфарова, район мәдәният...
-
4 мартта – Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көне
4 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үтә. Барыгызны да тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Сайлау участоклары иртәнге 8дән кичке 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Үзең белән паспорт булу зарур. Бу көнне сайлау участогына үзегез килү мөмкин булмаганда, участок сайлау комиссиясендә башка сайлау участогында тавыш бирү хокукы бирүче исәптән төшү таныклыгы алырга кирәк....
-
Укучылар быел дәүләт имтиханын тапшырырга Кнәз мәктәбенә барачак
Быел районда унберенче сыйныфны тәмамлаучы 128 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак, тугызынчыны тәмамлаучы 328 укучы дәүләт йомгаклау аттестациясе үтәчәк.
-
Язгы кыр эшләренә әзерлек төгәлләнү алдында
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары буенча республика хуҗалыкларында кыр эшләрендә катнашачак бөтен техника - тагылма агрегатлар, тракторлар 1 апрельгә басуга чыгарлык әзерлектә булырга тиеш.