Яңалыклар
Язгы кыр эшләренә әзерлек төгәлләнү алдында
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары буенча республика хуҗалыкларында кыр эшләрендә катнашачак бөтен техника - тагылма агрегатлар, тракторлар 1 апрельгә басуга чыгарлык әзерлектә булырга тиеш.
Безнең район күрсәткечләренә килгәндә, 1 мартка 4773 данә тырманың барысы да әзер. 254 чәчкечнең - 244е, 238 культиваторның - 218е, 560 тракторның 502се, төзекләндерелеп, әзерлек сызыгына куелды. Ә ремонтлап өлгертәсе техникага килгәндә, "Биклән", "Ярыш", "Кама" агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсендә һәм "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгында темпларны тизләтергә туры киләчәк, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Марат Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев