Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яшьләргә биргесез

Яңа поселогындагы чаңгы базасында өлкәннәребез дә осталыкларын сынады. Спорт бәйрәмен район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте оештырды.

Райондагы барлык авыл җирлек-ләреннән дә спорт яратучы өлкәннәр чаңгы шуарга килде. Алар яшьләргә биргесез булуларын күрсәтте – Яңа поселогындагы чаңгы базасында 117 кеше 3500 метр араны выжылдап шуып үтте. Районда чаңгыда шууны үз итүчеләрнең байтак булуы аеруча сөендерде. 
«Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамовның юмарт күңелле кеше булуы район халкына билгеле. Ул кинәнеп чаңгы шуган өлкәннәрне кунак итте – ашханәдә тәм-том белән кайнар чәй эчүне оештырды. Тәмле ризыклар белән сыйланганда спортчылар рәхәтләнеп аралаштылар, киләчәккә планнары белән бүлештеләр. Спорт яратучы өлкәннәр: «Табигать кочагында булу үзе бер бәйрәм. Чаңгы трассасы бик уңайлы итеп ясалган – кузгалып киткәч тә, көч бар чагында тауга менәсең, финишка якынайганда тау асты туры килә – чаңгылар үзеннән-үзе аска таба шуа. Монда ешрак килергә кирәк икән», – диделәр. 

Мәүлет Хисамиев, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе. 
/ Фото район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең ВКонтакте битеннән алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X