Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукайлылар «Без наркотикларга каршы!» акциясенә кушылды

Иске Ерыклы авылындагы «Дуслык» күп функцияле үзәгендә балар өчен «Без наркотикларга каршы!» дип аталган акция узды. Чарада наркотикларсыз яшәү идеясын күтәреп чыктылар. Мәктәп укучылары һәм студентлар игътибарына Иске Ерыклыдагы Фельдшер-акушерлык пункты белгечләре лекциясе тәкъдим ителде. Д. Комарова һәм Л. Гобәйдуллина наркотикларның кеше сәламәтлегенә нинди зыян китерүен аңлатты. «Яхшылык кыл» дип...

Иске Ерыклы авылындагы «Дуслык» күп функцияле үзәгендә балар өчен «Без наркотикларга каршы!» дип аталган акция узды. Чарада наркотикларсыз яшәү идеясын күтәреп чыктылар. Мәктәп укучылары һәм студентлар игътибарына Иске Ерыклыдагы Фельдшер-акушерлык пункты белгечләре лекциясе тәкъдим ителде. Д. Комарова һәм Л. Гобәйдуллина наркотикларның кеше сәламәтлегенә нинди зыян китерүен аңлатты.

«Яхшылык кыл» дип аталучы ирекле оешма «Дуслык» үзәге белән берлектә акциядә катнашучылар өчен кызыклы уеннар уздырды. Бу шахматы, шашки, пазлы. Табиблар белдерүенчә, кызыклы, шул ук вакытта, җиңел мавыгулар яшьләрне начар компаниягә эләгүдән саклап калырга мөмкин. Баланың буш вакыты бары тик файдалы эшчәнлеккә юнәлтелергә тиеш.

Акцияне йомгаклап, тукайлылар бер түгәрәккә җыелды. Символик төстә үзләрен һәм туганнарын наркотиклар кулланудан сакларга ант бирделәр, дип хәбәр итә Гөлназ Зарипова, «Дуслык» күп функцияле үзәк директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев