Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукай районында респиратор вируслы һәм эчәк инфекцияләрен йоктыручылар кимеми

Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 169 очрагы теркәлгән. 65 очрак, яки барлык авыручыларның 38,4% 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 23,3% ка арткан. Атна дәвамында Тукай районында...

Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 169 очрагы теркәлгән. 65 очрак, яки барлык авыручыларның 38,4% 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 23,3% ка арткан.

Атна дәвамында Тукай районында кискен эчәк инфекциясен 4 бала 7 өлкән кеше йоктырган.

Геморрагик бизгәк авыруы булу шиге белән Тукай районында бер өлкән яшьтәге кеше Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган.

2 өлкән яшьтәге кешене, бер мәктәп укучысын эт тешләгән. Зыян күргәннәргә тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Талпан тешләү очраклары теркәлә башлады. Медицина ярдәме күрсәтүне үтенеп, Новотроицкое авылында балалар бакчасына йөрүче, тәненә талпан кадалган бала мөрәҗәгать иткән.

Өлкән яшьтәге бер кеше туберулез авыруын йоктырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев