Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тәҗрибәле спортчылардан дәресләр

«Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагере көзге каникулда «Кикбоксинг буенча өйрәнү-тренировкалар программасы» буенча эшләде. Татарстанның  6 тренеры республиканың шәһәр-районнарыннан, шул исәптән безнең районнан да килгән 8 яшьтән 17 яшькәчә 80 үсмергә кикбоксинг буенча дәресләр бирде, тренировкалар үткәрде. 

Иске Дөреш авылында урнашкан бу лагерь, әлегә озак эшләмәсә дә, республикада үзен күрсәтергә өлгерде инде. Ул быел «Татарстан Республикасының шәһәр читендә урнашкан иң яхшы муниципаль сәламәтләндерү лагере» дипломы белән бүләкләнде. Каникулларда ул төрле юнәлешләр буенча эшчәнлек алып бара. 
«Балкыш»ның барлык уңайлыклар тудырылган киң, иркен, якты спортзалына керәбез. Без кикбоксинг буенча Россиянең тренер-мастеры Илдар Исмәгыйловның Бәтке мәктәбе укучылары белән тренировка үткәргән вакытына туры килдек. Укучы-спортчылар тренерның һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтеп, «йотып» баралар. Аннары, Илдар абыйлары шикелле итеп, хәрәкәтләрне кабатларга тырышалар. Берничә минутлык тәнәфес вакытында спортчылар белән сөйләшәбез. «Мин беренче сыйныфтан ук кикбоксинг белән шөгыльләнергә хыялландым. Ләкин моңа кадәр спортның бу төре өчен мәктәбебездә мөмкинлекләр булмады. Өч атна элек кикбоксинг буенча секция ачылды. Бүген без алты малай кикбоксинг секциясенә бик теләп йөрибез. Хыялым тормышка ашты, «Балкыш» лагерена да шатланып килдем», – ди 14 яшьлек Владислав Шинкеев. Яшь cпортчыларның барысы да спортның бу төре буенча секция ачылуга сөенүләрен белдерде. Камил Арсланов та: «Режим белән яшәү, дөрес туклану – спортчыга булган зур таләп. Лагерьда бик яхшы ашаталар. Кикбоксинг буенча дәресләр һәм тренировкалар чиратлаштырып алып барыла. Үз вакытында ял да итәбез. Гомумән, лагерь тормышы бик ошады», – ди. Тренер Илдар Исмәгыйлов та үз максатларын билгеләп үтә: «Киләчәккә планнарым зурдан – кикбоксинг төре буенча шөгыльләнүче укучыларымны республикага чыгару. Бу лагерьда эшләү, шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Мөмкинлек булса, районның тагын бер мәктәбендә кикбоксинг буенча спорт секциясе ачып, дәресләр бирер идем әле», – ди.
Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Кама Аланы, Нурлаттан килгән тренерлар Руслан Зарипов, Павел Бабинцев, Олег Санаров, Сергей Осипов, Тимур Гатин һәм өлкән тренер Александр Комаров – барысы да тәҗрибәле спортчылар. «Махсус программа буенча эшләгән лагерьга спортның кикбоксинг төре буенча югары уңышларга ирешкән, күптән түгел генә Краснодар краенда дөнья кубогы призерлары булган спортчылар һәм бу юнәлештә әле яңа гына беренче адымнарын ясаган яшүсмерләр бергә җыелды. Бу бик мөһим», – дип үз фикерен белдерде югары категорияле тренер Александр Комаров. 
Сәламәтләндерү лагере башлыгы Вәзилә Солтанова спортчы балаларның лагерьны ошатуларын да билгеләп үтте. «Спортчылар көненә биш тапкыр тукландылар. Гимнастика, физик күнегүләр, теоретик дәресләр, тренировкалар, ашау һәм ял вакытлары чиратлаштырып алып барылды», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев