Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тәмәкенең зыяны турында

Тәмәке тарту дөньяда көн саен диярлек 10 меңнән артык, Россиядә исә ел саен 300 мең кешенең үлеменә китерә. Хәзер исә, ир-атларга ияреп, бәлки, аларны уздырып та, хатын-кызларның тәмәке көйрәтүенә күнектек. Башка сыймаслык статистикага тап булабыз.

Соңы елларда тәмәке тартучы балалар һәм яшүсмерләр дә артып китте. Малайлар арасында беренче тапкыр тәмәке тартып карау 10-11 яшьтә; кызларда - 13 яшьтә күзәтелә. Россиядә 16-17 яшьлекләр арасында тартучылар арасында 45 процент яшь егетләр һәм 16 процент кызлар тәшкил итә. Татарстанда исә, Казан мәктәпләрендә 30 процент яшь егетләр һәм 20 процент кызлар тәмәке тарта.

Мәктәп балаларының беренче тапкыр тәмәке тартып каравының сәбәбе:

  • кызыксынучанлык;
  • яшьләрнең йогынтысы;
  • өлкәннәргә охшарга тырышу;
  • рекламаның һәм фильмнарның йогынтысы;
  • проблемалардан качу;
  • стресслар, неврозлар.

Тәмәкенең кеше организмына йогынтысы

  • Мавыгу. Сигаретларда булган никотин, көчле мавыгу һәм баш мие функциясен бозуга китерә.
  • Җыерчыклар. Тәмәке тарту тирегә кан килүне азайта. Ул җыерчыклы һәм ялтырый торганга әйләнә.
  • Катаракта. Тәмәкене озак тартудан, катаракта барлыкка килергә мөмкин, ә бу исә сукыраюга китерә.
  • Авыз куышлыгы яман шеше. Тәмәке тарту тел һәм авыз куышлыгы яман шешен булдыра. Тартучының төкереге авыздагы бактерияләрне юкка чыгара алмый.
  • Тиренең җәрәхәтләнүе. Тәмәке төтенендә булган сумаладан бармаклар саргая, тырнаклар таплар белән каплана.
  • Тамак яман шеше. Тәмәке тарту үңәчтә яман шеш барлыкка китерүгә сәбәпче.
  • Псориаз. Тәмәке тартучыда кызгылт-соры тимгелләр барлыкка килә һәм ул кычыта башлый.
  • Йөрәк авырулары. Тәмәке тарту югары артериаль басымга, кан тамырларының тараюына китерә һәм йөрәк тибешен ешайта.
  • Үпкә авырулары. Тартучылар арасында үпкә яман шеше, бронхиаль астма һәм эмфизема авыруларының барлыкка килү очрагы 20 тапкырга күбрәк күзәтелә.
  • Ашказаны җәрәхәте. Тәмәке тарту ашказаны җәрәхәте барлыкка китерә, ә ул үз чиратында бик еш көчәя.

Әгәр дә сез тәмәке тартасыз икән, ләкин көчле бәйлелек булмаса, хәзер үк бу начар гадәттән арыну юлларын эзләгез.

Яшьләрдә тәмәкесез яшәүнең уңай яклары

  • Үз-үзеңә ныклы ышану, бәйлелектән азат ителү;
  • үз-үзеңне югары бәяләү;
  • карьера үсеше;
  • хәтерне һәм фикерләүне яхшырту;
  • йөзнең сәламәт күренүе;
  • физкультура һәм спорт белән шөгыльләнгәндә сулыш кысылуның күзәтелмәве;
  • организмның чыдамлылыгы;
  • чәчтә һәм киемнәрдә ис булмау;
  • акчаларны файдалырак куллану;
  • ата-ана арасында үз-үзеңне гаепле санамау;
  • энеләреңә һәм сеңелләреңә яхшы үрнәк күрсәтү;
  • яраткан кешең белән ачуланышмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев