Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сак булыгыз: котыру чире янәшәдә

Югары Байларда шәхси хуҗалыктагы тавыкларга төлке ташланган. Төнлә эт өргәнен ишетеп өйдән чыккан йорт хуҗасы төлкене сәнәк белән кадап үтергән. Икенче көнне иртән мал табибы төлке түшкәсен район ветеринария лабораториясенә тапшырган һәм тикшерүләрдән соң төлкедә котыру авыруы булуы ачыкланган. Эпидемия таралуга каршы чаралар уздырылган. Өч кешегә котыру чиренө каршы прививка...

Югары Байларда шәхси хуҗалыктагы тавыкларга төлке ташланган. Төнлә эт өргәнен ишетеп өйдән чыккан йорт хуҗасы төлкене сәнәк белән кадап үтергән. Икенче көнне иртән мал табибы төлке түшкәсен район ветеринария лабораториясенә тапшырган һәм тикшерүләрдән соң төлкедә котыру авыруы булуы ачыкланган. Эпидемия таралуга каршы чаралар уздырылган. Өч кешегә котыру чиренө каршы прививка ясалган, ветеринария хезмәткәрләре 250 квадрат метр җирдә ике кат дезинфекция үткәргән. Авылда котыру авыруына каршы 37 мөгезле эре терлек, 43 мөгезле вак терлек, 20 песи һәм 21 эткә прививкалар ясалган, дип хәбәр итә Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Марат Гыйрфанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев