Наил Мансуров: «Күкрәктәге яман шеш башлангыч стадияләрдә тулысынча дәваланып бетә»
Һәр октябрь аенда Халыкара күкрәк рагы белән көрәшү айлыгы уздырыла. Айлыкның төп максаты да хатын-кызларның игътибарын шушы мәкерле авыруга юнәлтү. Чөнки күкрәктәге яман шеш авыруы - ул онкология белән авыручылар арасында үлем очраклары буенча иң киң таралган авыру. Шул ук вакытта башлангыч стадияләрендә күкрәк рагы тулысынча дәваланып бетә.
Бу турыда газета хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы Наил Мансуров әйтте:
- Хатын-кызларга кабул итү вакытында әйтә киләм, газета аркылы да җиткерәсем килә. Күкрәктәге яман шеш авыруы бүгенге көндә I, II стадиядә тулысынча дәваланып бетә. Оператив ысул белән шеш алына. Ә соңгы стадияләрдә, инде башка органнарга метастаза киткән булса, химиятерапия узарга кирәк була, - диде Наил Василевич.
Күкрәк рагы башлангыч стадияләрдә күп вакытта очраклы рәвештә ачыклана. Мәсәлән, өч ел саен уздырыла торган диспансеризация вакытында. Наил Василевич әйткәнчә, диспансеризация программасына 39 яшь һәм аннан да өлкәнрәк булган хатын-кызлар өчен маммография узу да кертелгән. Һәр хатын-кыз үз-үзен дә тикшерә ала. Моның өчен көзге алдына басып, кулларны күтәреп, шешләр, төерләр бармы-юкмы икәнен капшап карарга кирәк.
Күкрәктәге яман шеш булырга мөмкин 12 билге
1) Тән тиресенең тыгызланып торуы;2) эчкә кереп торган урыннар;3) күкрәк башында кубалакланып торган урыннар;4) күкрәктән сыекча бүленеп чыгу;5) ярсынган урыннар, яки авырту;6) күкрәк башының асылынып торуы;7) кабарып чыккан кан тамырлары;8) калкулыклар;9) яра, җәрәхәтләр;10) тән тиресенең әфлисун кабыгы кебек булуы;11) зурлыгы, яки формасында үзгәрешләр;12) каты шешләр.
Шушы билгеләрне үзегездә тапсагыз, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хатын-кыз табиблары да беренчел тикшерү уздыра, кирәк булган очракта УЗИ, маммографиягә җибәрә ала. Шулай ук онкодиспансерга да мөрәҗәгать итәргә була, дип аңлатты табиб Наил Мансуров.
Һәр хатын-кыз үз тәнендәге үзгәрешләргә игътибарлы булырга тиеш
Наил Василевич үз тәҗрибәсеннән күптән түгел генә булган бер очракны искә төшерде.
- Тукай районында бер хатын-кыз, күкрәгеннән канлы сыекча килүеннән шикләнеп, авыл фельдшерына мөрәҗәгать иткән. Без аны шундук онкологка җибәрдек, тиешле тикшеренүләр уздырдык. Ул ханымга кичекмәстән операция өстәленә ятарга тәкъдим иттеләр. Шулай яман шешне алдылар, - дип сөйләде табиб.
Вакытында тикшеренү узу, табибка мөрәҗәгать итү - ул сакланып калган гомер дигәнне аңлата. Онкология буенча беренче өчлеккә тән тиресе рагы, күкрәк рагы һәм юан эчәк рагы керә. Боларның барысын да медицина башлангыч стадияләрдә ачыклый ала. Бары табибларга күренүдән курыкмаска кирәк, дип киңәш итә Наил Мансуров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев