Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чаллыга Эбола бизгәгеннән саклану өчен 100 махсус костюм кайтарылган

Шушы көннәрдә Чаллының инфекцион хастаханәсенә Эбола бизгәгеннән саклану өчен 100 махсус костюм кайтарылган. Әлеге комплектлар Татарстанның мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды акчаларына сатып алынган. Костюмнарның гомуми бәясе - 85 мең сум. Әлеге комплектлар эчендә куртка, чалбар, шапка-шлем, күзлек, респиратор, перчатка, кулчалар бар. Костюмнарның 90 ы - 630 сумнан сатып алынган, дип...

Шушы көннәрдә Чаллының инфекцион хастаханәсенә Эбола бизгәгеннән саклану өчен 100 махсус костюм кайтарылган. Әлеге комплектлар Татарстанның мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды акчаларына сатып алынган. Костюмнарның гомуми бәясе - 85 мең сум.
Әлеге комплектлар эчендә куртка, чалбар, шапка-шлем, күзлек, респиратор, перчатка, кулчалар бар. Костюмнарның 90 ы - 630 сумнан сатып алынган, дип хәбәр итә "Чаллы ЛТД" газетасы. Әлеге комплектлар себер бизгәге, холера кебек авырулардан да саклый, ди. Калган 10 костюм исә кыйммәтрәк - 2,9 мең сум тора.
Эбола бизгәгенә килгәндә исә, 2015 елның 7 гыйнвар мәгълүматларына караганда, бу чирдән барлыгы 8,2 мең кеше үлгән, авыруның исә 20,7 мең очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев