Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чаллы шәһәрендә грипп очрагы теркәлгән – тукайлыларга куркынычы бармы? Роспотребнадзор киңәшләре

Узган ике атна эчендә Тукай районында барлыгы 155 кискен респиратор вирус очрагы теркәлгән. Шуларның 36 сы балалар бакчасына йөрүчеләр булса, 45 е - мәктәп укучылары. Узган ел һәм быелның алдагы чоры белән чагыштырганда, авыру үсеше күзәтелми, дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Тукай районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Рәйхана Марченко. Шулай...

Узган ике атна эчендә Тукай районында барлыгы 155 кискен респиратор вирус очрагы теркәлгән. Шуларның 36 сы балалар бакчасына йөрүчеләр булса, 45 е - мәктәп укучылары. Узган ел һәм быелның алдагы чоры белән чагыштырганда, авыру үсеше күзәтелми, дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Тукай районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Рәйхана Марченко.

Шулай да Яр Чаллы шәһәрендә грипп очрагы теркәлгән. Кош гриппы да түгел, дуңгыз гриппы да түгел, гади А төрендәге грипп, дип кисәтте Роспотребнадзор белгече. Мәктәпләрдә, бакчаларда дезинфекция режимы көчәйтелгән. "Авырган балаларга белем бирү учреждениеләренә килү һич ярамый. Әгәр белем бирү учреждениеләрен авыру сәбәпле калдыручыларның саны 20 проценттан артса, мәктәп директорлары, бакча мөдирләре белән бергәләп карантанга ябу мәсьәләсен карыячакбыз," - диде Рәйхана Марченко.

Прививка кампаниясе вакытында 2017 ел көзендә өлкән яшьтәге тукайлыларның 41 проценты, балаларның 48 проценты гриппка каршы вакцина ясаткан. Алдан саклык чарасын күргән кешеләр вирус эләктергән очракта да аывруны җиңел формада, өзлегүләрсез үткәрәләр, дип белдерде белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев