Тукай районы тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин белән очрашып, «Парламент дәресе-2017»дә катнашты.
27 гыйнвар көнне Дәүләт Советында үткәрелгән ачык ишекләр көне республиканың Стратегия- 2030 программасын пропагандалауга багышлап уздырылды. Тукай районыннан әлеге чарада Биклән мәктәбеннән Ләйсән Абдуллина һәм Бәткедән Розалия Әбсәләмова катнашты. ТР Дәүләт Советы матбугат...
Тукай районы тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин белән очрашып, «Парламент дәресе-2017»дә катнашты.
27 гыйнвар көнне Дәүләт Советында үткәрелгән ачык ишекләр көне республиканың Стратегия- 2030 программасын пропагандалауга багышлап уздырылды. Тукай районыннан әлеге чарада Биклән мәктәбеннән Ләйсән Абдуллина һәм Бәткедән Розалия Әбсәләмова катнашты. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Парламент дәресен үткәрүдәге оештыру һәм методик сорауларга багышланган әлеге семинар тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен үткәрелгән. Аны Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова алып барган.
Семинарда шулай ук ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясаган. Ул, Стратегия- 2030 ның төп бүлекләре турында сөйләп, укытучыларны парламент дәресләре вакытында әлеге программаның төп максаты - ул кеше капиталын сааклау һәм арттыру икәнлегенә басым ясарга чакырган.
Фәрид Мөхәммәтшин исә укытучыларның игътибарын мәктәпнең тәрбияви функциясен күтәрү зарурлыгына юнәлткән. «Балаларга белем биргәндә сез аларга иҗади һәм һөнәри үсештә үз юнәлешләрен дөрес сайларга ярдәм итәргә һәм өйрәтергә тиешсез, - дигән ул. - Кызганыч, ләкин соңгы вакытларда мәктәп хезмәт күрсәтү урынына гына әйләнеп кала язды. Бик күп традицияләр өзелде, шул сәбәпле укытучы һөнәренең престижы югалды. Укытучылыкның мәгърифәтчелек функциясе онытылды диярлек, бигрәк тә авыл җирлегендә. Җәмгыятькә мәктәпнең лаеклы урынын кайтарырга кирәк».
Соңыннан семинарда катнашучылар алдында Премьер-министр урындасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясаган. Ул республикада белем бирү системасы үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләгән.
Тукай районы укытучылары Ләйсән Абдуллина белән Розалия Әбсәләмова үзләренең хис- кичерешләрен «Якты юл» газетасы белән уртаклашты. «Шушындый очрашуда катнашу безнең өчен Татарстан җитәкчелеге белән очрашу һәм кызыклы экскурсия өчен генә түгел, ә дәресләрдә эш юнәлешен билгеләве белән дә әһәмиятле булды», - диделәр алар.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев