Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сәмәкәй мәктәбендә – белем бәйрәме (фото)

Белем көнен мәктәбебез елдагыча үзенең ишекләрен ачып каршы алды, бик күп кунаклар, авылдашлар, ата-аналар, мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз, мәктәптә күп еллар хезмәт иткән ветераннарыбыз килгән иде. Бу елда мәктәп бусагасын атлап тәүге адымнарын ясап, 5 укучы керде. Алар Сәмәкәй, Сәет, Күгәш авылларыннан. Беренче укытучылары Галләмова Фәридә Назиф кызы. Балаларны белем көне...

Белем көнен мәктәбебез елдагыча үзенең ишекләрен ачып каршы алды, бик күп кунаклар, авылдашлар, ата-аналар, мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз, мәктәптә күп еллар хезмәт иткән ветераннарыбыз килгән иде.
Бу елда мәктәп бусагасын атлап тәүге адымнарын ясап, 5 укучы керде. Алар Сәмәкәй, Сәет, Күгәш авылларыннан. Беренче укытучылары Галләмова Фәридә Назиф кызы.
Балаларны белем көне белән котларга Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сагитов, Тукай районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шафикова, "Ирек" җитештерү кооперативы рәисе Рөстәм Хаҗиев, Тукай районы юл патруль инспекторы, өлкән лейтенант Гатауллин Р.М. килде.
Тантаналы линейканы котлау сүзләре белән мәктәп директоры Миргасим Галимҗанов башлап җибәрде. Ул мәктәпләрнең авылның тоткасы, яшәве икәнен күрсәтте. Районыбызда мәктәпләрне саклауда район җитәкчелегенә, бигрәк тә район башлыгы Васил Хаҗиевка рәхмәтләрен җиткерде.
Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сагитов мәктәп коллективының, дирекциянең авыл җирлеге белән тыгыз контактта эшләвен ассызыклады. Барыбызга да зур уңышлар теләде.
Башка кунаклар да бик күп җылы сүзләр җиткерделәр, күчтәнәчләр өләштеләр. Әти-әниләр балаларына тырышып укырга, сау-саләмәт булырга, укытучыларны ихтирам итәргә, тыңларга дип хәер-фатихаларын бирделәр.
9 еллык мәктәпләр арасында 2015-2016нчы уку елы нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп район тарафыннан 1нче дәрәҗәдәге грамота белән бүләкләнде, монда мәктәбебезнең алыштыргысыз директоры Миргасим Галимҗановичның да өлеше зур. Ул инде 47нче елын укучыларны кабул итә, дип хәбәр итәләр Сәмәкәй авылы мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев