Кызыклы һәм файдалы

Тәмле печенье

Кайчак камыр ашларына, мәсәлән, безе ясаганда йомырканың агы гына салына. Аның сарысыннан печенье пешерергә була. Бик тиз пешә һәм тәмле дә. Кирәк: 2 йомырка сарысы, 200 г шикәр оны, 150 г атланмай, 250-300 г он, 1,5 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч (разрыхлитель), 1 г ванилин. Йомырка сарысын шикәр оны һәм йомшарган...

Кайчак камыр ашларына, мәсәлән, безе ясаганда йомырканың агы гына салына. Аның сарысыннан печенье пешерергә була. Бик тиз пешә һәм тәмле дә.
Кирәк: 2 йомырка сарысы, 200 г шикәр оны, 150 г атланмай, 250-300 г он, 1,5 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч (разрыхлитель), 1 г ванилин.

Йомырка сарысын шикәр оны һәм йомшарган атланмай белән миксерда тугларга. Ванилин, камыр көпшәкләгеч һәм он кушып, камыр басарга. Камырны озак басмагыз, югыйсә ул авыр була. Пленкага төреп, 1 сәгатькә суыткычка куярга. Камырны он җәелгән кунага салып, 0,5 см калынлыкта җәяргә һәм теләгән формада кисәргә. Печеньеларны пергамент җәелгән формага тезеп, 180 °С кызулыктагы духовкада 10-13 минут, өсте алтынсу төскә кергәнче пешерергә. Әзер печеньеларны арасына абрикос джемы яки теләсә нинди җиләк-җимеш кайнатмасы сылап парларга була.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев