Тавык-пицца
2 тавык туше, 1 помидор, 1 банка консервланган шампиньон гөмбәсе, 100 г каты сыр, кетчуп яки томат пастасы, петрушка, берничә яшел суган кыягы, тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае. Тавык түшен аркылы 2 өлешкә бүләргә. Бертөрле калынлыкта булырлык итеп тапарга. Тоз, борыч сибәргә һәм үсемлек маенда ике ягын да 2...
2 тавык туше, 1 помидор, 1 банка консервланган шампиньон гөмбәсе, 100 г каты сыр, кетчуп яки томат пастасы, петрушка, берничә яшел суган кыягы, тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае.
Тавык түшен аркылы 2 өлешкә бүләргә. Бертөрле калынлыкта булырлык итеп тапарга. Тоз, борыч сибәргә һәм үсемлек маенда ике ягын да 2 шәр минут кыздырырга. Артык мае саркысын өчен, кәгазь салфетка өстенә куеп торырга.
Сырны эре угычтан уарга, петрушка һәм яшел суган кыягын вак итеп турарга. Консервланган шампиньонның суын саркытырга. Помидорны шакмаклап турарга, шуңа сырның яртысын салырга.
Тапалган тавык түшләрен пергамент кәгазе җәелгән формага куярга. Өстенә кетчуп сөртергә. Шампиньон гөмбәсен салырга. Өстенә сырлы-помидорлы массаны тигезләп җәяргә. Яшел тәмләткечләр һәм калган сырны сибәргә. Өсте алтынсу элпә белән капланганчы духовкада пешерергә.
Фото fitness-now.ru сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев