10 август 2017 яңалыклары
-
Эшкә бирсәң чын күңел
Китапханәче үз эшендә очраклы гына хезмәткәр түгел, ә бәлки үзе дә укырга яратучы, бу күркәм сыйфатка башкаларны да җәлеп итәрлек, һәрчак эзләнүдә булган шәхес булырга тиештер мөгаен.
-
Тавык-пицца
2 тавык туше, 1 помидор, 1 банка консервланган шампиньон гөмбәсе, 100 г каты сыр, кетчуп яки томат пастасы, петрушка, берничә яшел суган кыягы, тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае. Тавык түшен аркылы 2 өлешкә бүләргә. Бертөрле калынлыкта булырлык итеп тапарга. Тоз, борыч сибәргә һәм үсемлек маенда ике ягын да 2...
-
Күзкәй авылы китапханәсе укучысы янына үзе чыга
Кешене хәзер китапханәдә генә көтеп утырып булмый, дип хәбәр итте безгә Күзкәй авылы китапханәчесе Тәнзилә Шәйхнурова. Биредә бик шәп алымны куллана башлаганнар. Сез китапханәгә килмәсәгез, китапханә үзе сезгә килә, дип алар ачык һавада китап күргәзмәсе оештырган. «Китап укучысын эзли» акциясе авыл урамында беркемне дә битараф калдырмаган. Балалар да, өлкәннәр дә...
-
Тукай районы уракка төште. Бүгенгә гектарыннан уртача 40 центнер уңыш чыга
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 августка алынган мәгълүматлар буенча, «Азык-төлек корпорациясе, «Ирек» һәм «Вилданов» хуҗалыкларыннан һәм фермерлардан тыш, барлык предприятиеләр уракка чыккан. Бүген арыш, көзге бодай, арпа һәм борчак суктыралар. Барлык культуралардан гектарыннан уртача 40 центнер уңыш чыга. Уракка төшкәннең беренче көннәрендә тукайлылар республика районнары арасында лидерлар рәтендә...
-
Үз эшенең остасы ул
Моннан 20 ел элек авылларга газ кергәч, халык сөенеп, иркен сулап куйды. Хөкүмәтнең төрле программалары ярдәмендә яшьләр тырыша-тырыша өйләрен яңартты. Зур, мәһабәт йортлар калкып чыкты. Авыл күзгә күренеп матурланды, яшәрде. Урамнарда электр лампочкалары яна. Һәр өйдә телефон, Интернет диярлек. Билгеле бер вакытта ит, сөт автолавкалары килеп халыкка хезмәт күрсәтә. Бу...
-
Мусабай-Заводта төзекләндерелгән «Мәүләветдин чишмәсе» ачылды
Җирлегебез чишмәләргә бик бай. Салкын чишмә, Авзал, Фәрдетдин, Галәу, Сәлмән чишмәләре авылларыбыз кешеләрен дә, юлчыларны да тәнгә, җанга сихәт бирүче көмеш сулары, моңлы челтерәүләре белән сөендерәләр. Һәрберсенең үз сере, үз моңы, үз җыры. Шунысы куанычлы: чишмәләребез югалмый, онытылмый. Һәр елны чишмәләребез ремонтланып сафка баса. Узган елда авылыбызда Фәрдетдин чишмәсе төзекләндерелгән...
-
Веломарафон уза
30 август көнне районда Республика көненә багышланган веломарафон үтә. Старт Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе каршында 10 сәгатьтә бирелә. Маршрут: Яңа поселогы - Калмаш - Югары Байлар - Күзкәй. Веломарафонда теләге булган һәркем катнаша ала.
-
"Хәния Фәрхи - мәңгелек хәтер" төркеме җырчының кырыгына флеш-моб оештырырга тәкъдим итә
Хәния Фәрхинең "Вконтакте" челтәрендәге фанатлары төркеме җырчының хәтер төркеменә әйләнде дияргә була. Укучылар фикер алышу, җырчының аудио- һәм видеолары, җырчы белән төшкән фотолары белән бүлешү урынына әйләнде. Төркемдә 10 меңгә якын кеше бар. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты вафат булганчы бу төркемдә бары 5 мең чамасы кеше була. Укучылар җырчы...
-
Тукай районында бүгенгә һава торышы
Бүген, 10 август көнне, Тукай районында кояшлы. Тик күк йөзе инде төштән соң болытлар белән капланыр һәм кичкә кадәр шулай торыр. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 21 градус җылы, төнлә +11 градус. Җил тизлеге секундына 6 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, җомга һәм якшәмбе көннәрендә яңгыр яву ихтималы бик аз,...