Үз эшенең остасы ул
Моннан 20 ел элек авылларга газ кергәч, халык сөенеп, иркен сулап куйды. Хөкүмәтнең төрле программалары ярдәмендә яшьләр тырыша-тырыша өйләрен яңартты. Зур, мәһабәт йортлар калкып чыкты. Авыл күзгә күренеп матурланды, яшәрде. Урамнарда электр лампочкалары яна. Һәр өйдә телефон, Интернет диярлек. Билгеле бер вакытта ит, сөт автолавкалары килеп халыкка хезмәт күрсәтә. Бу...
Һәрнәрсәнең үз вакыты булган кебек, газ мичләрен һәм плитәләрен алыштырыр вакыт җитте. Бу мәшәкатьләр пенсионерларны, әлбәттә, куркуга сала. «Ниндиерәк мич алырмын, аны ничек урнаштырырмын?» - дигән сораулар туа. Шулай аптырап йөргәндә, өйгә газ хезмәте күрсәтүче килеп керде. Газ приборларын җентекләп тикшергәннән соң, газ мичен алыштыруны хәл итәргә вәгъдә бирде. Икенче көнне тиешле газ мичен һәм аның барлык кирәк-яракларын үзе кибеттән алып кайтып, урнаштырып та куйды 28 ел хезмәт стажы булган газ хезмәте күрсәтүче Наил Нәҗип улы Бакиров. Ул Зәй районы, Кадер авылында яшәп, Мәләкәс, Калинин, Кама поселогы, Яңа Җирекле авылларына хезмәт күрсәтә.
Көн дими, төн дими, һәр чакыруга бик тиз килеп җитә, вакытында тиешле хезмәтен күрсәтә. Авылда Наил Нәҗип улы кебек үз эшен яратып, җиренә җиткереп эшләүче кешеләр булганда, олы буын кешеләренең дә, гомумән, авыл халкының күңеле тыныч.
Рида Әхтәмова.
Мәләкәс авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев