Авыл хуҗалыгы
Тукай районы уракка төште. Бүгенгә гектарыннан уртача 40 центнер уңыш чыга
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 августка алынган мәгълүматлар буенча, «Азык-төлек корпорациясе, «Ирек» һәм «Вилданов» хуҗалыкларыннан һәм фермерлардан тыш, барлык предприятиеләр уракка чыккан. Бүген арыш, көзге бодай, арпа һәм борчак суктыралар. Барлык культуралардан гектарыннан уртача 40 центнер уңыш чыга. Уракка төшкәннең беренче көннәрендә тукайлылар республика районнары арасында лидерлар рәтендә...
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 августка алынган мәгълүматлар буенча, «Азык-төлек корпорациясе, «Ирек» һәм «Вилданов» хуҗалыкларыннан һәм фермерлардан тыш, барлык предприятиеләр уракка чыккан. Бүген арыш, көзге бодай, арпа һәм борчак суктыралар. Барлык культуралардан гектарыннан уртача 40 центнер уңыш чыга. Уракка төшкәннең беренче көннәрендә тукайлылар республика районнары арасында лидерлар рәтендә иде, бездә гектардан уртача 54 центнер уңыш чыга дип язды ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты. «Кама» агрофирмасыннан узган пәнжешәмбедә уртача уңыш 56 центнер дигән хәбәр дә алган идек. Бүгенге мәгълүматларга караганда, зәйлеләр бездән бераз узып киткән.
Районда барлык суктырылган мәйдан 10 августка 680 гектарны тәшкил итә. Аның иң күбе - 250 гектары «Кама-Бекон»га, 115 гектары «Кама» агрофирмасына туры килә. Кызганычка, кайбер территорияләрдә яңгырлар ашлык җыюны туктатып торырга мәҗбүр итә. Бүгенгә игеннәрнең дымлылыгы да нормадан югары - ул уртача 25 процентны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев