Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Ризыкның төсе сәламәтлек өчен мөһим

Осака (Япония) медицина үзәге галимнәре, төрле чирләргә азык төсенең ничек йогынты ясавын белү өчен, кызыклы тикшеренүләр уздырган. Ак төстәге ризыклар (сөт, һәм сөт ризыклары, дөге, сарымсак, башлы кәбестә) тынычландыра, бөерләр аша агулы матдәләр бүленеп чыгуга этәргеч бирә икән. Яшел яшелчәләр (брокколи, салат, яшел борчак һәм борыч) баш мие эшчәнлегенә файдалы,...

Осака (Япония) медицина үзәге галимнәре, төрле чирләргә азык төсенең ничек йогынты ясавын белү өчен, кызыклы тикшеренүләр уздырган.

Ак төстәге ризыклар (сөт, һәм сөт ризыклары, дөге, сарымсак, башлы кәбестә) тынычландыра, бөерләр аша агулы матдәләр бүленеп чыгуга этәргеч бирә икән.

Яшел яшелчәләр (брокколи, салат, яшел борчак һәм борыч) баш мие эшчәнлегенә файдалы, нерв киеренкелегеннән саклый. Алардагы хлорофилл кызыл кан тәнчекләре барлыкка килүне арттыра, иммунитетны ныгыта.

Сары ризык (лимон, банан, кукуруз, сыр, йомырка сарысы) ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, аппетитны ача, канны чистарта.

Кызыл ризыклар (чөгендер, борыч, помидор, бакча җиләге) матдәләр алмашын, кан әйләнешен, акыл эшчәнлеген яхшырта.

Зәңгәр ризыклар (виноград, слива, караҗиләк) кан тамырларын саклаучы биологик актив матдәләргә бай, күз күремен яхшырта.

Әлеге тикшеренүләргә таянып, галимнәр кан басымы югары булудан һәм йөрәк чирләреннән тилмерүчеләргә кызыл соклар эчәргә киңәш итә. Кызгылт сары төстәге соклар кан тамырлары спазмнары һәм депрессиягә бирешүчеләргә файдалы булачак. Сары төстәгеләренең ревматизм һәм ашказаны җәрәхәтеннән тилмерүчеләргә сихәте бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев