8 февраль 2018 яңалыклары
-
Ризыкның төсе сәламәтлек өчен мөһим
Осака (Япония) медицина үзәге галимнәре, төрле чирләргә азык төсенең ничек йогынты ясавын белү өчен, кызыклы тикшеренүләр уздырган. Ак төстәге ризыклар (сөт, һәм сөт ризыклары, дөге, сарымсак, башлы кәбестә) тынычландыра, бөерләр аша агулы матдәләр бүленеп чыгуга этәргеч бирә икән. Яшел яшелчәләр (брокколи, салат, яшел борчак һәм борыч) баш мие эшчәнлегенә файдалы,...
-
Рәхимә Мохлис кызы Галиева Сталинград өчен барган канкойгыч сугышларда катнашкан
Сталинград өчен барган канкойгыч сугышларда Новый поселогында гомер иткән Рәхимә Мохлис кызы Галиева да катнашкан.Ул 1921 елда Башкортстан АССР да туып үскән. Хәрби комиссариаттан чакыру килгәч фронтка киткән.Түбән Новгородта зенитчылар курсында укып сугышның иң мәшхәренә,Сталинградка, эләгә Рәхимә апа. Орден, медальләр белән бүләкләнә.Туган якларына 1945 елның июнендә генә кайтырга насып була...
-
Хаматова Гәмилә Сәхаб кызы узенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп утте.
Круглое Поле поселогында гомер итуче Хаматова Гәмилә Сәхаб кызы узенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп утте. Аны котларга район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров, район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева һәм туганнары килде.
-
Ярминкәләр башлана
10 февральдән 31 мартка кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Төзүчеләр» стадионы мәйданчыгында (Габдулла Тукай Яр буе) авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Ярминкәдә үз продукцияләрен агрофирма, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооперативлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнар тәкъдим итә алалар. Ярминкәдә катнашучылардан бары тик сатып алучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны, ветеринария, санитар-эпидемиологик һәм әйләнә-тирә...
-
Чаңгы ярышлары уза
10 февраль көнне Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында «Татарстан чаңгы юлы - 2018» спорт ярышлары үткәрелә. Чаңгы ярышларында район мәктәпләре, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешма командалары, шулай ук спорт ветераннары катнаша ала. Командаларны теркәү сәгать 9да, ярышлар 10да башлана. Призлы урыннар алган спортчылар медальләр һәм грамоталар белән...
-
Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде
Татарстанның 12 районында универсаль спорт заллары һәм өсте капланган бассейннар төзелә. Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган. Татарстанның 12 районында 5 универсаль спорт залы һәм өсте капланган 8 бассейн төзелә. Әлеге программа кысаларында,...
-
Юбилей алдыннан анкеталар тутырыла
Киләсе елның 15 февралендә Әфган сугышы тәмамлануның 30 еллык юбилеен билгеләп үтү кысаларында, Татарстан Республикасында «Әфган сугышында (1979-1989) катнашучылар турында Хәтер китабы»н чыгаруга әзерлек башланды. Әлеге чара Президент Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән оештырыла. Районда да бу сугышта башын салган яки кайткач дөнья куйган сугышчы-интернационалистлар саны аз түгел. Хәтерне саклау, аларның...
-
8 февраль көненә Тукай районында һава торышы
Бүген, 8 февраль көнне, Тукай районында, көн болытлы булачак, явым-төшемсез. Һава температурасы көндез -5 градус салкынлык, төнлә -8 градус. Җил секундына 3 метрга кадәр. Sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -10 градус салкын булачак.