Яз килүнең беренче хәбәрчеләре, әлбәттә, кара каргалар. Җир әле кардан арынып өлгермәс борын алар елкылдап торган кара каурыйлары белән, "карр-карр" тавышлары белән көтүләп кайта башлыйлар. Нил елгасы буйларыннан, Әфганстан, Индия, Африка илләреннән Кара диңгез яры буйлап алар туган якларына килеп җитә.
Сыерчыклар, мөгаен, күчмә кошлар арасында иң популярларыдыр. Алар өчен оялар ясау кирәклеген балалар бакчасыннан ук аңлата башлыйлар да, мәктәпне бетереп чыкканчы һәр яз сыерчык оялары ясау конкурслары, экологик акцияләре уздырылып килә. Шәһәр халкын матур җырлары белән сөендерүче кошлар ул сыерчыклар. Аларның табигатькә китергән файдасы гаять зур, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк оя ясап, аларны үзебезнең янга җәлеп итәргә кирәк. Беренче булып ата сыерчыклар очып килә, гаиләсенә оя таба, соңыннан инде хуҗабикә дә ояга килеп урнаша. Пар сайлаганда сыерчыклар юлдашларын гомерлек итеп сайлый, туган якка кайтканда аерым очсалар да, бер-берсен бик җиңел табалар. Сыерчыклар, тутый кошлар кебек үк, үзләре ишеткән авазларны кабатларга сәләтле. Шуңа күрә аларның җырлавында кышлау вакытында тыңлаган җылы як кошлары сайрауларын да ишетергә була.
"Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән Карлыгачым". Бөтен чебен-черкине үзенең азыгы иткән бу кошлар ояларын үзләре ясый. Карлыгачлар бик нык җылы ярата. Шуңа күрә кышлар өчен дә алар бик еракка китә. Күпчелек күчмә кошлар кебек көтүләре белән очалар. Африка, Австралиядән алар өч ай дәвамында туган якларына кайта. Күчмә кошлар арасында карлыгачлар иң чыдамнардан санала, көненә уртача 500 км араны уза алар. Гомуми юлның озынлыгы 12 мең, кайбер төр карлыгачларның 40 мең км га кадәр җитә. Карлыгачлар белән бәйле бик күп сынамышлар бар. Мәсәлән, әгәр түбән очалар икән, яңгырга.
Тургайлар да яз хәбәрчеләре булып тора. Үз гомерендә тургай җырын ишетеп хозурланмаган кеше юктыр. Алар бөҗәкләр, бөртекләр белән тукланганга, яшәү урыннары да басу-кырлар тирәсендә, тугайларда. Ел әйләнәсенә җылы булган якларда алар бер урында гына яшиләр. Ә Россиянең урта полосасында яшәүче тургайлар Европа, Азия илләренең көнчыгышында кышлый. Сөрү-чәчү вакыты җитүгә алар инде туган якларына кайта.
Искиткеч матур сайраучы тагын бер кош - сандугач безнең якларга май айларында, агачлар яшелләнгәч, бөҗәкләр күбәйгәч әйләнеп кайта. Кышны алар Көнчыгыш Африканың тропик районнарында уздыра. Тик җылы якта алар бер дә җырламый, бары туган ягында гына, ана сандугачларны җәлеп итәр өчен, ата сандугачлар, өздереп-өздереп, тирә якка моңлы тавышын яңгырата. Оясыз сандугач сайрамый, дигән әйтем дә нәкъ шуннан килеп чыккандыр.
Көннәр җылынып елгалар, сулыклар боздан арынгач, безнең якларга аккошлар да килә. Кабан күленә килгән аккошның үзенә оя ясау өчен кыш буе суга ташланып килгән чүп-чарны җыюын күреп Татарстан халкы таң калды. Санитар икеайлык символы итеп нәкъ менә аккош сайлануы да юкка түгел. Аккошлар чисталык, тынычлык яратучы кошлар.
Кыр казларының өчпочмаклап очып баруын карау - үзе бер тамаша. Көз көне исә аларны санарга ярамый дигән ышану бар. Имеш, кире әйләнеп кайта алмаячаклар. Кыр казлары турында моңлы-сагышлы җырлар бар. Бу аларның үзенчәлекле бер аһәң белән каңгылдашуыннан киләдер. Кыр казлары, аккошлар кебек үк, парларын гомерлеккә сайлый. Су кошларының дошманнары да күп. Ләкин суда йөзгәндә аларга тиюче юк. Күккә күтәрелсәләр, ерткыч кошлар, аучылар өчен дә бик яхшы табыш булып тора. Чөнки бик күп башка төр кошларга караганда кыр казлары гәүдәлерәк.
Җылы һава урнашуга торналар да кайта. Кышны алар Иран, Гыйрак, Африка, Индия илләрендә уздыралар. Күченү вакытында көнен дә, төнен дә бертуктаусыз очалар. Туган ягында якынча бары 5 ай гына яшиләр. Тик шул вакыт эчендә торна үзенә пар табарга, бала тудырырга, аны үстерергә өлгерә. Кәгазьдән ясалган оригами торна тынычлык символы булып тора.
Ләкләкләрне гаилә иминлеге, бәби туу белән бәйлиләр. Бик күп башка кошлар кебек үк беренче булып ата ләкләк очып килә, оя кора һәм ана ләкләк килгәнен көтә. Беренче булып очып килгән ләкләк - аныкы. Ә берьюлы икәү килеп төшсә, ана кошлар арасында үзара көрәш башлана, ата кош "кызлар" арасындагы көч сынашуга катнашмый. Кайсысы җиңә - шуны үз оясына чакыра.
Туры муенлы, кечерәк гәүдәле ләкләкләрдән челән бөгелеп торучы муены, гәүдә зурлыгы белән аерылып тора. Челән сабырлык символы булып йөри. Алар бик оста балыкчылар.
Нет комментариев