13 апрель 2017 яңалыклары
-
Татфондбанк һәм Интехбанк кредиторлары бердәм реестры булдырыла
Алдан Татарстан Арбитраж суды әлеге банкларны банкрот дип таныды һәм конкурс эшчәнлеге башлануын җиткерде. Татфондбанк һәм Интехбанк инициативалы төркеме клиентлары мөрәҗәгате буенча әлеге банклар кредиторларының бердәм реестры булдырыла. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртеп үтик, алдан Татарстан Арбитраж суды Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор банкларын банкрот дип...
-
Очты, очты, каргалар очты... Җылы яктан кайтучы 10 кош
Берсен-берсе күзләп, туган ягын эзләп, кошлар кайта туган ягына, дип җырлана мәгълүм бер җырда. Көн озынаюга, кошлар организмындагы "сәгать" чаң суга башлый - сезне туган ягыгызда көтәләр, юлга чыгыгыз, янәсе. Шуннан кошлар юлга әзерләнә башлый, очышка күп энергия сарыф ителәчәк, җитәрлек күләмдә май катламы туплап калырга кирәк. Ә очыш заманча...
-
Тукай районында иң оста теннис уйнаучылар билгеләнде
Сосновый Бор поселогында Иван Бятиков истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча район беренчелеге һәм чемпионаты үткәрелде. Ярышларның төп хөкемдары район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Заикин булды. Ярышларда 1999-2002, 2003 елгы һәм аннан яшьрәк булган, шулай ук 1999 елгы һәм аннан да зуррак булган яшүсмерләр катнашты.
-
Балаларда яман шеш авыруы
Медицина статистикасы мәгълүматларына караганда, ел саен дөньяда 200 мең бала яман шеш авыруына юлыга. Россиядә 5000гә якын сабыйда һәм 18 яшькәчә үсмердә яман шеш авыруы булуы ачыклана. Шуның 3000е - 14 яше тулмаган балалар. 100 меңләп бала бу куркыныч авырудан үлә. Моның иң беренче сәбәбе - авыруны вакытында сизеп алмау...
-
Тукай районында сәламәтлекләре чикле балалар иҗади сәләтләрен күрсәттеләр
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Без бергә күбрәк булдырабыз» дип исемләнгән иҗат фестивале быел «Татарстан» совхозы поселогының мәдәният йортында үтте. Бу фестиваль «Өмет җилкәне» республика конкурсына зона буенча сайлап алу туры да булды. Конкурс май аенда Әлмәт шәһәрендә уздырылачак.
-
Татарстан халыклары съезды Тукай районы делегатлары катнашында түгәрәк өстәл узды
Икенче атнага - 22 апрель көнне Татарстан халыкларының III съезды үткәреләчәк. Инде хәбәр иткәнебезчә, Тукай муниципаль районыннан сигез делегат сайланды. Алар районыбызда гомер итүче, хезмәт итүче, бала-оныклар үстерүче һәм киләчәккә якты планнар төзүче күпмилләтле халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, көн кадагында торган сорауларны күтәреп чыгачак. Шушы уңайдан Тукай муниципаль районы башлыгы Васил...
-
Тукайлыларның хезмәтен хөрмәтләп
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм республикада кошчылык сәнәгатен үстерүгә өлеш кертүе өчен «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ генераль директорының төзелеш һәм гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рәшит Габдулла улы Гыйззәтуллинга ТР Президентының Рәхмәте белдерелде.
-
Татар КВНындагы иң кызыклы ун шаярту (видео)
Яз, яз, яз килә! Яз белән бергә бар дөньясы чәчәк ата, җылы, кояш һәм шушы матур көннәр белән беррәттән 6 апрель көнне, Казанның "Ак Барс" яшьләр үзәгендә, респуликабызның Югары Татар Лигасы уеннары узып китте. Татар лигасы уеннарына килгәндә: «Элеккегесеннән дә кызыгырак итеп ясый алмаслар инде бу юлы», дигән уй белән...