Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балаларда яман шеш авыруы

Медицина статистикасы мәгълүматларына караганда, ел саен дөньяда 200 мең бала яман шеш авыруына юлыга. Россиядә 5000гә якын сабыйда һәм 18 яшькәчә үсмердә яман шеш авыруы булуы ачыклана. Шуның 3000е - 14 яше тулмаган балалар. 100 меңләп бала бу куркыныч авырудан үлә. Моның иң беренче сәбәбе - авыруны вакытында сизеп алмау...

Күп кенә яман шеш авырулары сабый чакта ук билгеле була, кайберләренә генетик факторлар сәбәпче була, радиация тәэсирен дә онытырга ярамый. Нәни пациентларның күпчелегенең яман шеш авыруын китереп чыгарган сәбәпләр әлегәчә ачыкланмый кала бирә.

Соңгы елларда яман шеш авыруын химия терапиясе һәм нур белән дәвалау яхшы нәтиҗәләр бирә - авыруларның 80 проценттан артыгы бу куркыныч чирне җиңә, акрынлап терелә.

Экспертларның бәяләмәләренә караганда, авыру балаларның 30 проценты дәүләт статистикасына эләкми. Алар, башлыча, яман шеш белән туган балалар.

Районда 2017 елның башында 28 кеше онкологта исәптә тора. Шуларның 8е - балалар. Табибка вакытында мөрәҗәгать итү авыруны башлангыч чорда ачыклау мөмкинлеген бирә. Ә медиклар яман шешне беренче-икенче стадиясендә дәвалый башлаганда терапия нәтиҗәләрен бик уңай бәяли.

«Рак» диагнозы бик сирәк очракта профилактик тикшерүләр вакытында ачыклана. Шуңа күрә белгечләр сабыйларны әледән-әле тикшертеп торырга киңәш итәләр. Ата-аналар балаларында гадәти булмаган күренешләр күрсәләр, әйтик, сабыйның тән тиресе агарып китсә, тиз арыса, хәле бетсә, тик торганда тәнендә зәңгәр тимгелләр барлыкка килсә, авыртудан зарланса, аксап йөри башласа, тән температурасы еш күтәрелсә, баш авырту һәм косу еш кабатланса, сабый күзгә күренеп ябыкса, күрүе начарланса кичекмәстән баланы врачка күрсәтергә тиеш.

Россиядә рак белән авыручы балаларга Мәскәү, Санкт-Петербург, Обнинск, Ростов-на-Дону федераль медицина учреждениеләре базасында, шулай ук республика балалар больницаларының махсуслаштырылган бүлекләрендә һәм территория балалар онкогематология үзәкләрендә махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтәләр.

Илдар Хисаметдинов,
Тукай үзәк район хастаханәсе онкологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев