Керамик пычак саклык ярата
Соңгы вакытта сатуга керамик пычаклар чыкты: үткен, уңайлы. Әмма берничә айдан ул үтмәсләнә, бозыла. Моның сәбәбе нидә соң?
Керамик пычаклар 1984 елда Япониядә барлыкка килә. Бүген дә япон керамик пычаклары бик яхшы сатыла, иң сыйфатлысы санала. Мондый пычакны 1600 °С кызулыктагы мичтә яндырып ясыйлар. Яхшы пычак ныклыгы буенча алмаздан бик аз гына калыша.
Керамик пычак ак яки кара керамикадан ясала. Карасы ныграк. Билгеле, кыйммәтрәк тә. Чыннан да, керамик пычаклар бик җиңел, уңайлы, үткен. Кискәндә азыкның тәмен, структурасын бозмый. Бу тиз уала торган, йомшак азыкларны кискәндә аеруча мөһим.
Керамик пычакның төп кимчелеге - цирконий оксидыннан ясалуында. Катырак, ышанычлырак булган саен пычакны бәрелүләрдән күбрәк сакларга кирәк. Мондый пычакны идәнгә төшереп җибәрергә ярамый. Икенче кимчелеге дә цирконий оксиды белән бәйле. Аны гадәти пычак кебек кайрап булмый. Башта керамик пычакны бөтенләй кайрарга ярамый, диләр иде. Хәзер сатуда алмаз тузаныннан ясалган кайраклар бар, пычакны өйдә кайрап карарга мөмкин.
Керамик пычак зур әйберләрне кисү өчен уңайсыз. Аның белән каты нәрсәләрне, сөякле, туңдыргычтан алынган итне кисәргә ярамый. Юкса ул сафтан чыгачак. Аны ипи, яшелчә, җиләк-җимеш, туңдырылмаган ит, балык, сыр, колбаса өчен тота аласыз. Куллану кагыйдәләрен саклаганда, кайраусыз да берничә ел хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев