Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

«Караңгы төн» торты

Камыр өчен: 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы какао, 1 чәй кашыгы кофе, 0,5 стакан сөт, 4 аш кашыгы сыек май, 0,5 чәй кашыгы чәй содасы яки камыр көпшәкләгеч. Крем өчен: 1 стакан сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы он, 50 г...

Камыр өчен: 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы какао, 1 чәй кашыгы кофе, 0,5 стакан сөт, 4 аш кашыгы сыек май, 0,5 чәй кашыгы чәй содасы яки камыр көпшәкләгеч.
Крем өчен: 1 стакан сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы он, 50 г кара шоколад, аз гына ванилин, 50 г атланмай.
Ширбәт (глазурь) өчен: 0,5 стакан каймак, 40 г шоколад, аз гына атланмай. Бизәү өчен ак шоколад.

Камыр ясау өчен, йомырканы блендер ярдәмендә күпертергә. Шуңа әз-әзләп шикәр комы кушып, тагын 5 минут күпертергә. Сөт, чәй содасы һәм сыек май өстәргә. Иләнгән онга какао һәм кофе салып болгатырга. Шуңа йомыркалы массаны кушып, акрын гына болгатырга.

Камырны майланган формага бушатып, 180 °Слы духовкада 50 минут пешерергә. Мультиваркада «Выпечка» режимында да пешерергә мөмкин. Камыр суынгач, үткен пычак белән өч өлешкә бүләргә.

Крем ясау өчен, сөтне кайнар сулы кәстрүл өстендә тотып җылытырга. Шуңа шоколад салып эретергә.

Йомырка, шикәр комы, ванилин һәм онны аерым савытта яхшылап тугларга. Әлеге массаны акрын гына сөткә кушарга һәм куерганчы болгатып, май өстәргә. Крем суынгач, коржларга сыларга.

Ширбәт ясау өчен, каймакка шоколад, май салып, кайнар су парында тотып эретергә. Кайнар килеш торт өстенә сыларга. Тортны вакланган ак шоколад белән бизәргә, суыткычка куярга.

Фото saormoda.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев