Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Гөмбә тозлау

Кирәк: 5 кг урман гөмбәсе, яшел рәйхан; тозлау өчен: 4 стакан су, 2шәр стакан шикәр комы һәм 9 процентлы аш серкәсе, 1 стакан үсемлек мае, тоз, бөртекле кара борыч, дәфнә яфрагы, канәфер, хуш исле борыч һәм сарымсак. Гөмбәләрнең яхшыларын сайлап алып чистартырга, бераз корытырга һәм кайнап торган тозлы суда өлешләп...

Кирәк: 5 кг урман гөмбәсе, яшел рәйхан; тозлау өчен: 4 стакан су, 2шәр стакан шикәр комы һәм 9 процентлы аш серкәсе, 1 стакан үсемлек мае, тоз, бөртекле кара борыч, дәфнә яфрагы, канәфер, хуш исле борыч һәм сарымсак.

Гөмбәләрнең яхшыларын сайлап алып чистартырга, бераз корытырга һәм кайнап торган тозлы суда өлешләп салып пешерергә. Гөмбәләрне, күп дигәндә, 5 минут пешерергә кирәк. Пешергәндә, җыелган күбекне ала барырга онытмагыз. Гөмбәләрне сөзгечкә салып, кабат агып торган салкын су астында юарга. Тозлау өчен, бар тәмләткеч һәм аш серкәсен салып, суны кайнатып чыгарырга. Гөмбәләрне өлешләп салып, уртача ут өстендә 5-7 минут пешерергә. Тишекле чүмеч белән алып, йогышсызландырылган банкаларга (төбенә бераз сарымсак салып калдырырга) тыгыз итеп салырга, күмелгәнче тозлауны агызырга. Банкаларның капкачын каплап, суынганчы төреп тотарга. Табынга чыгарганда гөмбәләргә рәйхан сибәргә.

Тозлы гөмбә

Кирәк: 2-3 кг гөмбә, 1 л су, 20 г тоз, 5 г лимон кислотасы (яисә лимон суы) үсемлек мае, яшел суган.

Суны кайнатып чыгарып, тоз, лимон кислотасы өстәп болгатыгыз.

Гөмбәләрнең яхшыларын сайлап алыгыз һәм чистартыгыз, сөзгечкә салып, агып торган салкынча су астында юыгыз. Эре гөмбәләрне 2-3 өлешкә турап, вакларын шул килеш калдырыгыз. Аннары гөмбәләрне кәстрүлгә салып, күбеген ала-ала пешерегез. Гөмбәләрне төпкә төшкәнче пешерергә кирәк. Гөмбә суын сөзегез.

Йогышсызландырылган банкаларга башта - гөмбә, аннары алар кайнаган суны салыгыз. Гөмбәләрне тыгыз итеп салмагыз, банка 1,5 см тулып җитмәсен.

95°С кайнарлыкта 0,5 л банкаларны - 30 минут, 1 л һәм 2 л лы банкаларны - 40 минут, 3 л лы банкаларны 50 минут йогышсызландырыгыз. Банкаларның капкачларын каплагач, башта бүлмә җылылыгында суытыгыз, аннары салкын урынга саклауга куегыз. Табынга чыгарганда, гөмбә өстенә үсемлек мае салып болгатыгыз, яшел суган сибегез.

Гөмбәле ташкабаклы аш

Кирәк: 500 г ташкабак, 100 г әтәч гөмбәсе, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 4 стакан яшелчә шулпасы, 4 аш кашыгы каймак, тәменчә төелгән кара борыч, тәмләткечләр, табынга чыгарганда бизәү өчен үрмә рәйхан сабагы (базилик).

Ташкабакларны буйга урталай бүлеп, орлыкларын алыгыз. Аннары юка гына итеп телемләп турагыз. Әгәр ташкабак яшь һәм кечкенә икән, кабыгын әрчеп тормасаң да ярый - анда витаминнар күп.

Тирән табага 1 аш кашыгы май салып, ташкабакларны бераз кыздырыгыз. Кыздырылган берничә ташкабак телемен әзер ризыкны бизәү өчен калдырыгыз. Яшелчә шулпасын салып, катнашманы сүрән ут өстендә 10 минут кайнатыгыз.

Әзер ташкабаклы катнашманы ут өстеннән алып суытыгыз, аннары шулпасы белән бергә вак иләктән үткәрегез. Каймак салып болгатыгыз.

Тоз, төелгән кара борыч һәм тәменчә тәмләткечләр салыгыз. Катнашманы тагын бер тапкыр яхшылап болгаткач, ут өстенә куеп кайнатып чыгарыгыз.

Әтәч гөмбәләрен чистарткач, сөзгечкә салыгыз да агып торган су астында яхшылап юыгыз, корытыгыз.

Артык зур гөмбәләрне озынчалап турагыз, вакларын шул килеш калдырыгыз. Табага калган майны салып, гөмбәне әзер булганчы кыздырыгыз. Тәменчә тоз, борыч өстәгез.

Ташкабак ашын тәлинкәләргә бүлеп, һәрберсенә бераз гөмбә өстәгез. Ашка каймак салып, ташкабак телемнәре һәм үрмә рәйхан сабаклары белән бизәгез.

Сәрия Мәрдәнова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев