26 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Гөмбә тозлау
Кирәк: 5 кг урман гөмбәсе, яшел рәйхан; тозлау өчен: 4 стакан су, 2шәр стакан шикәр комы һәм 9 процентлы аш серкәсе, 1 стакан үсемлек мае, тоз, бөртекле кара борыч, дәфнә яфрагы, канәфер, хуш исле борыч һәм сарымсак. Гөмбәләрнең яхшыларын сайлап алып чистартырга, бераз корытырга һәм кайнап торган тозлы суда өлешләп...
-
Балан бәлеше
Камыр өчен: 250 гр кибет каймагы (нинди майлылыкта да ярый), 1 йомырка, 4 аш кашыгы көнбагыш мае, тоз, әз генә шикәр комы, он, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч. Эш тәртибе: камырны бик йомшак итеп басмыйбыз, ким дигәндә ярты сәгатькә суыткычка куеп торырга. Эчлек өчен баланны кайнаган суда пешереп алырга, сөзәргә, суытырга,...
-
Балан турында
Балан - иң күп кулланыла торган үсемлекләрнең берсе. Татар аны ризык итеп тә, халык медицинасында көчле дәвалау чарасы буларак та кулланган. Халык медицинасында аның җимеше, кайрысы, төше файдаланыла: ► балан суы сулыш юлларына салкын тигәндә, йөткергәндә, бронхиаль астма вакытында файдаланыла, биттәге бетчәләрне бетерә; ► өлгергән, туңдырылган җимеш баш авыртуын баса....
-
Яңа Бүләк авылы мәктәбе 45 еллык юбилеен билгеләп үтте
Кешенең изге хыяллары, шатлык-куанычлары, матур истәлекләре аның балачагы һәм үсмер еллары белән бәйле буладыр, мөгаен. Шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп һәм укытучылар алып тора. Кем генә булмасын - табиб яки сыер савучымы, очучы яки механизатормы, инженер яки төзүчеме - бөтенесе дә үзенең тормыш юлын мәктәп бусагасыннан башлый.
-
Әни булу – көндәлек хезмәт
Даһи композиторларның сизгер куллары музыкаль кораллардан моңлы көй чыгара, күренекле рәссамнарның буяулары киндергә үзләре ята кебек күренә безгә, ләкин чынбарлыкта кеше күңелен яуларлык иҗади әсәр барлыкка килгәнче күпме хезмәт итәргә кирәклеген без яхшы аңлыйбыз. Ярата белгән йөрәк өчен дә якыннарыңны, балаларыңны сөю, аларга җаныңның җылысын биреп яшәү - гадәти эш...
-
Әниләр бәйрәме мөбарәк булсын!
Ноябрьнең соңгы якшәмбе көнендә без хатын-кыз - ананың фидакарьлеге һәм зирәклеге, рухи көче хәм изгелеге алдында баш иеп, һәркем өчен бик тә изге һәм якын бәйрәм - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Гомер яшәп зур тәҗрибә туплаган картны да, беренче адымнарын ясаучы сабыйны да - барыбызны да әниләребезгә карата булган бетмәс-төкәнмәс...