Әни булу – көндәлек хезмәт
Даһи композиторларның сизгер куллары музыкаль кораллардан моңлы көй чыгара, күренекле рәссамнарның буяулары киндергә үзләре ята кебек күренә безгә, ләкин чынбарлыкта кеше күңелен яуларлык иҗади әсәр барлыкка килгәнче күпме хезмәт итәргә кирәклеген без яхшы аңлыйбыз. Ярата белгән йөрәк өчен дә якыннарыңны, балаларыңны сөю, аларга җаныңның җылысын биреп яшәү - гадәти эш...
- Юкка гына балалар - ата-ананың көзгесе димәгәннәр бит, алар безгә карап үсә, - дип хатыны сүзләренә Камил абый кушыла. - Мин Мәгъфирәне беренче күрүдә үк яраттым. Аның сөйкемле йөзенә карасаң, нинди кеше икәнен шундук аңлап була. Балаларны хатын-кыз үстерә инде, әниләре әйбәт булгач, балалар да тәртипле. Кайчан кайтып керсәң дә, өйдә җылы, чиста, тәмле ризык әзер. Без тату яшибез, бер-беребезгә тугры, уңга-сулга карамадык, балаларны тәрбияләгәндә дә бер сүздә булдык, - дип сөйли Камил абый. Быел ноябрьдә аларның гаилә коруларына 45 ел тулган. «Күгәрченем» дип эндәшә Камил абый тормыш иптәшенә. «Мин аңа әле да булса сокланып карыйм», - ди ул.
Алар икесе дә Минзәлә районының Дәвек авылыннан, шунда танышканнар, өйләнешкәннәр. 1973 елны Яңа поселогына күчеп килгәннәр. Камил абый тракторчы, Мәгъфирә апа сыер савучы булып эшләгәннәр. Икесе дә табигатькә гашыйк кешеләр. Җыелышып кышын чаңгы шуарга, җәй көне җиләк җыярга, печән әзерләргә баралар. Балалары, оныклары белән бергә Ык буена төшеп, балык тотып, су кереп ял итү - гаилә традициясенә әйләнгән.
- Әти безнең бик шук, шаяртырга ярата, - дип сөйли кызлары Айгөл. - Болында җиләк җыйганда, ул әни күрмәгәндә аның чиләгендәге җиләкнең бер өлешен әкрен генә үзенең чиләгенә бушата иде. Әниебез: «Нишләп минем чиләк һаман тулмый, әтиегезнеке тиз тула, югыйсә, аның җыйганы да күренми, кайчан карама - җиләк ашап утыра», - дип аптырый иде.
Ипле, эчкерсез Мәгъфирә апа һәм тынгысыз, җор телле, җырга оста Камил абый бер-берсен тулыландырып торалар, балаларына үрнәк булып яшиләр.
- Балачагымда әнием мине назлап, иркәләп уята иде. Хәзер дә әле аның иртәнге уятуларын искә төшергәч, җаныма җылы керә, - дип әйтә Айгөл. - Ризык пешерергә бик оста ул, безне дә өйрәтә, ләкин күпме тырышсак та, аныңча барып чыкмый. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә без барыбыз зур түгәрәк өстәл янына җыелабыз, ул безне бәлешләр пешереп көтә. Мондый очрашулар минем өчен бик кадерле, мин әти-әниемә рәхмәтле.
- Шундый әйбәт гаиләгә килен булып төшкәнемә мин бик сөенеп яшим, - дип өсти киленнәре Гөлназ. - Барыбызны да тигез күреп, гел ярдәм итеп торалар, балаларны тәрбияләргә булышалар.
Зариповларның кызлары Гөлгенә, уллары Рамил инде гаилә корып, балалар үстерәләр. Әби белән бабай янында 5 онык. Иң олы оныклары 18 яшьлек Равил, иң кечкенәсе - 8 яшьлек Азалия.
- Әни булу зур бәхет ул, - ди Мәгъфирә апа. - Аллага шөкер, балаларыбыз йөзебегә кызыллык китермәде, хезмәт яратып үстеләр, оныкларыбыз да гел кул арасына кереп, ярдәм итеп торалар.
Мәгъфирә апа бик уңган, тырыш, пөхтә кеше, ләкин искиткеч тыйнак, үзе турында сөйләргә яратмый. Күз явын алырлык итеп, төрле төсле җепләрдән чәчкәләр бәйләгәнен, телеңне йотарлык ризыклар пешергәнен да әйтеп тормады. Сорый башлагач, «Мактанырлык эш түгел инде, мин бит аны тиз арада гына эшләп куям», - диде. Аның сөйләвенчә, өен бизәп торган гөлләре дә үзләре генә үсә, өстәлендәге чәкчәк тә бик җиңел генә ясала. Әммә, Мәгъфирә апа чәкчәкнең рецептын җентекләп аңлаткач, аны пешергәндә нинди нечкәлекләрне күздә тотарга кирәклеген сөйләгәч, бу милли ризыгыбызны тиешле дәрәҗәдә әзерләү өчен бик оста кеше булырга кирәклеге аңлашылды. Мәгъфирә апа бөтен эшне дә авырсынмыйча, яратып башкарганы сизелеп тора.
Яхшы әни булу - көндәлек күренми торган хезмәт һәм Мәгъфирә апа ул хезмәтне дә яратып башкара, үзенең җан җылысын балаларына, оныкларына гына түгел, барлык якыннарына җиткереп яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев