Базилик турында
Базиликта Р витамины, каротин (А провитамины), аскорбин кислотасы, К витамины, кальций, магний, калий бар. Ул организмны ныгыта, тонусны күтәрә, тынычландыра. Базиликта эфир майлары күп. Ул энергияне арттыра, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Фитонцидлар күп булу сәбәпле, антибактериаль үзлеккә ия. Базиликның җиңелчә бәвел куу үзлеге бар. Бөерләрдә таш булганда файдасы зур. Ул...
Базиликта Р витамины, каротин (А провитамины), аскорбин кислотасы, К витамины, кальций, магний, калий бар. Ул организмны ныгыта, тонусны күтәрә, тынычландыра.
Базиликта эфир майлары күп. Ул энергияне арттыра, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Фитонцидлар күп булу сәбәпле, антибактериаль үзлеккә ия. Базиликның җиңелчә бәвел куу үзлеге бар. Бөерләрдә таш булганда файдасы зур. Ул вак ташларны эретә, бөерләрне чистарта. Базиликны салатларга кушалар, ул итле ашамлыклар белән яхшы яраша.
Йөрәк-кан тамырлары чирләре, тромбофлебит, веналар тромбозы булганда, базилик ярамый. Йөкле хатыннарга, бала имезүче аналарга да ашау тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев