15 декабрь 2017 яңалыклары
-
«Кышкы матурлык» – 11 нче катнашучы Диләрә һәм Дилүс Арслановлар
Югары Суыксу авылыннан 8 яшьлек Диләрә һәм 6 яшьлек Дилүс Арслановларәниләре белән бергә менә шушындый искитмәле өй ясаган. Бу - Кыш Бабайның йорты. Бүгенге көндә бу өйнең берсе мәктәптә, ә икенчесе балалар бакчасында матурлык өстәп тора.
-
Базилик турында
Базиликта Р витамины, каротин (А провитамины), аскорбин кислотасы, К витамины, кальций, магний, калий бар. Ул организмны ныгыта, тонусны күтәрә, тынычландыра. Базиликта эфир майлары күп. Ул энергияне арттыра, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Фитонцидлар күп булу сәбәпле, антибактериаль үзлеккә ия. Базиликның җиңелчә бәвел куу үзлеге бар. Бөерләрдә таш булганда файдасы зур. Ул...
-
«Кышкы матурлык» – 3нче катнашучы Булат Кәримов
Булат Белоус авылыннан. Конкурска менә шушындый мичнең фотосын җибәргән. Кышкы озын кичләрдә җылы мич янында әби әкиятләрен тыңлап утыру үзе бер ләззәт инде. Үзенең хатында Булат менә нәрсәләр язган: «Миңа 7 яшь. Кече Шилнә авылы мәктәбендә I сыйныфта укыйм. Бу эшләнмәне без әнием белән ясадык, көн буе диярлек тырыштык. Кышны,...
-
Батырлар белән янәшә
9 декабрь - Ватан батырлары көне буларак билгеләнеп үтелә. Районыбызда бу көнгә багышланган бик күп чаралар уздырылды. Иске Абдул авылының «Гиндукуш» хәрби дан музеенда «Батырлар белән янәшә» дигән очрашу үткәрелде. Мәктәп балалары Бөек Ватан сугышы ветераны, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, күп кенә медальләр иясе Рәфкать Тәһәветдин улы Нуриев белән...
-
Кнәздә акцияләр оештырдылар
12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ә син РФ Конституциясен беләсеңме?» дигән мавыктыргыч викторина үткәрделәр. Чарада аеруча да җирлек яшьләре актив булды. Викторина кысаларында катнашучылар белән иң баштан хокук, Конституциянең төп законнары турында сүз алып барылды. Яшьләр мантыйкка нигезләнеп,...
-
Түбән Суыксу һәм Югары Суыксуга су яңа башнядан килә башлаячак
Узган атнада Түбән Суыксу һәм Югары Суыксу авыллары арасында яңа су кудыру башнясы урнаштырдылар. 26 метр биеклектәге, 70 кубометр сыйдырышлы әлеге башня ике авылның 800гә якын йорт хуҗалыгын су белән тәэмин итәчәк. Эшләрне «Татарстан коммуналь челтәрләре» подрядчы оешмасы башкарды. Финанс чаралары Түбән Суыксу авыл җирлеге исәбеннән бүленде.
-
Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды
Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан. Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды, дип хәбәр итә «Новая жизнь» газетасы. Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан. Аның гомуми мәйданы 152,8 квадрат метр тәшкил итә. Бина заманча материаллар кулланып, яңа технология буенча төзелгән. «СМ-СтройИнвест» подряд оешмасы белгечләре билгеләп үткәнчә, эксперимент рәвешендәге әлеге...
-
Техника әзерләүне тикшерәләр
Бүген «Гигант» хуҗалыгына республиканың ун районыннан авыл хуҗалыгы белгечләре җыела. Семинар-киңәшмәдә техниканы язгы чәчү кампаниясенә әзерләү турында сөйләшәчәкләр. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фаил Камаев та катнашачак. Киңәшмәдә барлыгы 120ләп кеше булыр дип көтелә.
-
Үз-үзенә кул салырга теләүчеләр күп
Районның баш табибы Галим Сабирҗановның белдерүенчә, ел башыннан районда 108 кешедә яман шеш табылган. Онкологиянең 4 очрагы диспансерлаштыру вакытында билгеле булган. Быел гына яман чир ачыкланганнарның 25ендә ул дүртенче стадиядә дип билгеләнгән. Беренче мәртәбә 8 кешегә туберкулез диагнозы куелган. ВИЧ инфекциясе табылучылар да шул ук санда. Психик авырулар бераз кимегән....
-
ИРКӘ: “ТАБИБЛАР СӘХНӘГӘ ЧЫКМАСКА КУШТЫ”
Танылган скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова икенче тапкыр әни булырга җыена. Аның белән күптән түгел Илсөя Бәдретдинова концертында күрешкән идек, аннан соң тагын бер концертта юлларыбыз кисеште. Иркә белән шәхси тормышы һәм иҗаты турында сөйләшеп алдык. - Иркә, нарасый кайчан туарга тиеш? Кем икәне билгелеме әле? - Гади генә УЗИга барган идем,...
-
15 декабрьгә һәм ял көннәренә Тукай районында һава торышы
Бүген, 15 декабрь көнне, иртәдән кичкә кадәр күк йөзен болытлар каплар. Явым-төшемсез. Һава температурасы көндез 8 градус салкынлык, төнлә -3 градус. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә болытлы һава, якшәмбе кояшлы, -8 градус.