Батырлар белән янәшә
9 декабрь - Ватан батырлары көне буларак билгеләнеп үтелә. Районыбызда бу көнгә багышланган бик күп чаралар уздырылды. Иске Абдул авылының «Гиндукуш» хәрби дан музеенда «Батырлар белән янәшә» дигән очрашу үткәрелде. Мәктәп балалары Бөек Ватан сугышы ветераны, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, күп кенә медальләр иясе Рәфкать Тәһәветдин улы Нуриев белән...
- Мин көтү көтә идем, яшьтәшем Миңнегали «Сугыш башланды!» дип йөгереп килде, - дип сөйли Рәфкать абый. Сугыш тормышны бөтенләй үзгәртә. Ир-атлар сугышка китә, 1943 елны 18 яшьлек Рәфкатьнең да чираты җитә. Әтисе аны ат белән Бөгелмәгә хәтле озатып куя, аннан солдатларны поездга утыртып фронтка җибәрәләр. Сугыш юлын Рәфкать абый Германиянең Каунс шәһәрендә башлый. III Балтыйк буе фронтында хезмәт итә.
- Мин һәм икенче батареядан тагын бер солдат - Белоруссия егете белән икебезгә задание бирделәр: «Барыгыз, карап кайтыгыз, белегез, кайда атарга кирәк», - дип искә төшерә Рәфкать абый. - Без киттек. Өч тапкыр барасы булды. Беренче баруда тирә-як тып-тын, бер шикле нәрсә күренмәде. Икенче баруда бер олы өйгә килеп чыктык, сарае да бар. Өй эченә кердек. Өч хатын-кыз тора. Аларга «Сез нишлисез монда?» дигән сорау бирдек. «Егерме сыерыбыз бар иде, без аларны сава идек, немец солдатлары килеп, сыерларны алып киттеләр», дип җавап бирделәр. Димәк, кайдадыр ерак түгел генә дошман йөри. Өченче тапкыр чыгып киттек. Бу юлы инде каты яу иде, куркыныч, каршы аталар, әле басабыз, әле ятып торабыз, бер нәрсә күренми. Бәләкәй генә бер сарай янына килеп чыктык, анда безнекеләр - ике офицер һәм солдатлар. Без кире китәрбез дип уйлаган идек, ләкин офицерларның берсе: «Юк, сез безгә кирәк буласыз, китмәгез», дип туктатты. «Безгә китәргә кирәк, сезгә монда калып торасы була, әсирлеккә немец солдатлары алынган, аларны саклагыз», - диде ул. Киттеләр. Без белорус егете белән икәү калдык. Ул немецлар оккупациясенә эләккән җирлектә яшәгән, шуңа немецча сөйләшә белә иде. Сарай астындагы базда 34 немец, икесе яралы. Шуларны берәм-берәм баздан чыгарып, тентеп чыктык, соңыннан үзебезнекеләр килгәч, аларга тапшырдык, - дип сөйли Рәфкать абый.
Рәфкать Нуриевны һәм аның белорус хезмәттәшен батырлыклары өчен дивизия командиры дәүләт бүләгенә тәкъдим итә, ләкин 1945 елны Рәфкать абый яраланып госпитальгә эләгә. III дәрәҗә Дан ордены үзенең иясенә 65 ел узгач кына, 2010 елны барып җитә.
- Орден килгәч, күңелем күтәрелеп китте. Күпме вакыт узгач та, ул бүләк мине эзләп табар дип кем уйлаган, - дип әйтә Рәфкать абый. - Шул ук вакытта сугыш еллары искә төште. Бик куркыныч сугыш булды бит, кабатлана күрмәсен! Артиллериядә связной булып хезмәт иткәндә «пакет» йөрттем. Шулай бер вакыт батарея отчеты белән дивизия штабына барган чакта урман эчендә «Бу урында армия генералы Черняховский күмелгән» дип тактага язылган билгегә тап булдым. Тирә-
якта кан. Күңелгә шом керде, генераллар бит теләсә кайда йөрмиләр, бәлки, снайпер аткандыр дип уйладым, шул хәбәрне барып әйттем штабка, анда әле белмиләр иде (редакциядән: армия генералы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Иван Данилович Черняховский 1945 елны Көнчыгыш Пруссиянең Мельзак (хәзерге Польшаның Пенежно шәһәре) янында һәлак булган).
1945 елны Брест шәһәрендә госпитальдә дәвалана Рәфкать абый, чыгар вакыт җиткәч, бер татар егете белән таныша.
- Япь-яшь егет, шәһәрне белми, ничек частемне табармын инде дип борчыла. Озата киттем. Таптык. Җәй көне, солдатлар лагерьда, зур таш йортны саклап ике солдат калган. Кердек. Берсе постта тора, икенчесе йоклый. Йоклаганын уяттык. «Мирзый дисәм, бик олы күренәсең», дип эндәшкән идем, «Мирзый инде мин, вакыт үтә бит, үстем», - дип җавап бирде. Мин 1925 елгы, Мирзахетдин 1928 елны туган, бергә уйнап үскән авылдашымны шулай Брест шәһәрендә очраттым, - дип дулкынланып исенә төшерә ветеран.
Барлыгы 7 ел 3 ай хезмәт итә Рәфкать абый, 1950 елны гына туган авылына кайта. «Казаннан Чаллыга пароход белән, Чаллыдан авылга җәяү кайттым. 10 көн ял иттем дә, МТСка эшкә кердем, учетчик булып эшләдем, соңыннан 6 ай Чаллыда комбайн курсларында укыдым, «Коммунар» комбайны, КТ тракторларын йөрттем, терлекчелектә эшләдем», - дип сөйли Рәфкать абый. Алар Мөслимә исемле кыз белән гаилә корып, 53 ел бергә булып, дүрт бала үстерәләр. Кызганычка каршы, Мөслимә апа инде мәрхүм. Бүген Рәфкать абый кызы Нурсинә һәм кияве Вәзир белән яши, 13 онык һәм 7 оныкчык өчен бабай ул.
Хәзерге тормышның рәхәтлеген аңлап яшәргә кирәк дигән фикердә ветеран.
- Миңа 12 яшь иде, әнкәй үлде. Үземнән 3 яшькә кече сеңлем Рәзинә белән колхозның яшелчә бакчасына эшкә йөрдек. Эшләгән өчен вак-төяк кишер, чөгендер ашарга рөхсәт итсәләр, шуңа сөенә идек. Урамнар пычрак иде, яз-көз йөрешле түгел. Хәзер исә ашарга җитешле, юлларда асфальт, әйбәт яшәү өчен барлык шартлар тудырылган. Сәламәт булыгыз, тырышып укыгыз, телегезне, туган ягыгызны онытмагыз, - дип теләде Рәфкать абый Нуриев очрашуга җыелган балаларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев