Үз-үзенә кул салырга теләүчеләр күп
Районның баш табибы Галим Сабирҗановның белдерүенчә, ел башыннан районда 108 кешедә яман шеш табылган. Онкологиянең 4 очрагы диспансерлаштыру вакытында билгеле булган. Быел гына яман чир ачыкланганнарның 25ендә ул дүртенче стадиядә дип билгеләнгән. Беренче мәртәбә 8 кешегә туберкулез диагнозы куелган. ВИЧ инфекциясе табылучылар да шул ук санда. Психик авырулар бераз кимегән....
Районның баш табибы Галим Сабирҗановның белдерүенчә, ел башыннан районда 108 кешедә яман шеш табылган. Онкологиянең 4 очрагы диспансерлаштыру вакытында билгеле булган. Быел гына яман чир ачыкланганнарның 25ендә ул дүртенче стадиядә дип билгеләнгән.
Беренче мәртәбә 8 кешегә туберкулез диагнозы куелган. ВИЧ инфекциясе табылучылар да шул ук санда.
Психик авырулар бераз кимегән. Мондый чир 28 кешедә беренче тапкыр ачыкланган. Ләкин үз-үзләрен үтерергә теләүчеләр күп булган. Быел шундый 12 очрак теркәлгән. Аларның 7сен саклап кала алганнар, 5есе якты дөнья белән хушлашкан. Мондый фактлар җәмгыятьтәге социаль киеренкелек, авыр гаиләләр, андагы проблемалар белән бәйле, дип аңлата баш табиб.
Наркологик авыруларның да кимүе күзәтелгән. Кызганычка каршы, алкоголизм һәм наркомания белән исәпкә алынганнар арасында ике үсмер дә бар. Өлкән сыйныфта укучылар арасында мондыйлар ачыкланмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев