Кнәздә акцияләр оештырдылар
12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ә син РФ Конституциясен беләсеңме?» дигән мавыктыргыч викторина үткәрделәр. Чарада аеруча да җирлек яшьләре актив булды. Викторина кысаларында катнашучылар белән иң баштан хокук, Конституциянең төп законнары турында сүз алып барылды. Яшьләр мантыйкка нигезләнеп,...
12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ә син РФ Конституциясен беләсеңме?» дигән мавыктыргыч викторина үткәрделәр. Чарада аеруча да җирлек яшьләре актив булды. Викторина кысаларында катнашучылар белән иң баштан хокук, Конституциянең төп законнары турында сүз алып барылды. Яшьләр мантыйкка нигезләнеп, барлык куелган сорауларга җавап бирделәр, хокукый культураларын арттыра алдылар.
Моннан тыш «Татарстан» совхозы поселогы урамнарында Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» яшьләр оешмасы белән берлектә «Мин Россия гражданины» дип исемләнгән патриотик акция дә оештырдылар. Акцияне оештыручылар үзләренең авылдашларына РФ гимны язылган флаерлар һәм РФ әләме сурәтләнгән тасмалар тараттылар, Конституция турында сөйләделәр.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: 9 декабрь - Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көнендә Кнәз авыл жирлегендә «Коррупциягә - юк» дигән акция дә үтте. Аның барышында оештыручылар кнәзлеләргә махсус листовкалар һәм буклетлар тараттылар, коррупциянең замана афәте булуы турында тәфсилләп сөйләделәр, ришвәт бирүдә тоткарланган кешегә җинаять җаваплылыгы янау турында кисәттеләр. Барысы бергә акциядә 100дән артык кеше катнашты, дип хәбәр итә Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Фотолар Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев