Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Җәяүлене бәрдереп һәлакәт урыныннан качкан машина йөртүче табылды

12 мартта Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының Биклән борылышы тирәсендә билгесез машина йөртүче ярамаган урында юл аша чыккан 40 җәяүле ир-атны бәрдереп, һәлакәт урыныннан качкан иде. Алынган җәрәхәтләреннән җәяүле фаҗига урынында ук үлде. 14 мартта машина йөртүче табылды, дип белдерә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Бәрдерүче...

12 мартта Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының Биклән борылышы тирәсендә билгесез машина йөртүче ярамаган урында юл аша чыккан 40 җәяүле ир-атны бәрдереп, һәлакәт урыныннан качкан иде. Алынган җәрәхәтләреннән җәяүле фаҗига урынында ук үлде. 14 мартта машина йөртүче табылды, дип белдерә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Бәрдерүче - Яр Чаллыда яшәүче 39 яшьлек ир-ат. Ул «КАМАЗ» машинасында булган. Йөртүче бүгенге көндә үз гаебен таныган. Фаҗига урыныннан качып китү сәбәбен ул шок хәлендә калдым, курыктым дип аңлаткан. Әйтергә кирәк, ир-ат ике көн эчендә автомобилендәге җинаять эзләрен капларга, фараларын алыштырырга өлгергән. Хәзерге көндә әлеге хәл буенча тикшерү эшләре бара.

Фото http://bk55.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев