16 март 2015 яңалыклары
-
Тукай районында респиратор вируслы инфекцияләр йоктыручылар ике тапкырга кимегән
Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 111 очрагы теркәлгән. 71 очрак, яки барлык авыручыларның 63,9 проценты 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны ике тапкырга диярлек кимегән. Яр Чаллы...
-
Тукай районындагы буаларның су төшүгә әзерлеген киләсе атнада махсус комиссия тикшерәчәк
Быел ташу иртәрәк төшәргә мөмкин дип фаразлый белгечләр. Район территориясендәге буаларны су агызып китүдән саклау максатыннан дүшәмбе көнне хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов авыл җирлекләре башлыкларына үз биләмәләрендәге капиталь буаларны су төшүгә әзерләргә, задвижкаларны ачарга кушты. Игенче, Иске Җирекле, Җәйләү, Мусабай Завод, Күперле, Новотроицкое, Шилнәбаш территорияләрендәге...
-
Җәяүлене бәрдереп һәлакәт урыныннан качкан машина йөртүче табылды
12 мартта Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының Биклән борылышы тирәсендә билгесез машина йөртүче ярамаган урында юл аша чыккан 40 җәяүле ир-атны бәрдереп, һәлакәт урыныннан качкан иде. Алынган җәрәхәтләреннән җәяүле фаҗига урынында ук үлде. 14 мартта машина йөртүче табылды, дип белдерә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Бәрдерүче...
-
Тукай районы Комсомолец яшьләре сәламәтлекне сайлый (фото)
Наркоманлыкка каршы көрәш көне кысаларында Комсомолец мәдәният сараенда китапханә белән берлектә «Сәламәтлекне сайлыйбыз» дигән чара үтте. Анда өлкән сыйныф укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр чакырылган иде. Чара барышында тематик мультфильмнар, промо-роликлар, документаль фильмнар тәкъдим ителде. Китапханә мөдире Тамара Лобова яшьләр өчен китап күргәзмәсе дә оештырган иде.
-
Тукай районы Шилнәбаш авылы халкына язгы кәеф бүләк иттеләр (фото)
Шилнәбаш авылының мәдәният йортында узган җомгада тамашачыларга күптән түгел узган халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Язгы кәеф» исемле концерт программасы тәкъдим ителде. Яраткан әбиләрен һәм әниләрен балалар бакчасы һәм мәктәп балалары котлады. Алар җырлар башкардылар, шигырьләр бүләк иттеләр, биеделәр. Үзешчәннәрдән Иван Захматов, Мария Маратаева, Ләйсән Мәрдәнова, бәйрәм кунагы Ольга Сорокина үз...
-
Тукай районы Иштирәк авылыннан Дәлилә Насыйбуллинага 90 яшь!
Тыл хезмәтчәне, Тукай районының Иштирәк авылында яшәүче хөрмәтле Дәлилә Бикмулла кызы Насыйбуллина зур юбилеен билгеләп үтте, аңа 90 яшь тулды. Аны бу бәйрәме белән туганнары, якыннары, шулай ук Тукай районы башлыгы урынбасары, Совет рәисе урынбасары Люция Әхмәтова , авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Закиров котлады.