Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукай районында респиратор вируслы инфекцияләр йоктыручылар ике тапкырга кимегән

Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 111 очрагы теркәлгән. 71 очрак, яки барлык авыручыларның 63,9 проценты 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны ике тапкырга диярлек кимегән. Яр Чаллы...

Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 111 очрагы теркәлгән. 71 очрак, яки барлык авыручыларның 63,9 проценты 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны ике тапкырга диярлек кимегән.
Яр Чаллы шәһәрендә ОРВИ белән авыру очракларының узган атна белән чагыштырганда 11,6%. кимүе күзәтелә, грипп белән авыруның 15 очрагы теркәлгән .
Атна дәвамында Тукай районында кискен эчәк инфекциясе белән 4 кеше, микроспория , скарлатина авыруы белән берәр бала авырган.
Гепатитның С вирусын йөртүче өлкән яшьтәге ир-егет ачыкланган,бер тукайлының В вируслы хроник гепатит белән авыруы лаборатор шартларда расланган.
Бер кешене эт тешләгән, аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.
ГЛПС (геморрагик бизгәк) авыруы булуга шик белән Татарстан һәм Комсомолец поселокларныннан ике кеше Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә, үпкә ялкынсынуының авыр формасы белән ике өлкән яшьтәге кеше Тукай үзәк хастаханәсенә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев