Россиягә карата чит ил дәүләтләре санкцияләр керткәч, безнең хөкүмәт тә, моңа җавап итеп, шул илләрдә җитештерелүче продукциягә, башлыча азык-төлеккә карата чикләүләр куйды. Беравык халык куркуга калып: «Чит ил балыгыннан, иттән, җиләк-җимеш, яшелчәсеннән башка ничек яшәрбез?» - дип аптырашта йөрде. Вакыт үтү белән үзебезнең илдә, республика сулыкларында тотылган балык, үзебездә җитештерелгән...
Кибет киштәләрендә ятучы әлеге продукция арасында илнең төрле төбәкләрендә җитештерелгәне бар. Араларында безнең республикада чыгарылганы да шактый. Үзебездә җитештерелгәненең сыйфаты да әйбәт, бәясе дә әйбәтрәк дисәм, хата булмастыр.
Инде сөт турында сүз башлагач, кызык булып китте әле: безнең районда күпме сөт җитештерәләр икән? Бәяләрнең артуы җитештерүчәнлекнең кимүенә китермәде микән? Шундый сораулар белән без районда сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтендә булган «Чаллы яшелчәсе», «Гигант» хуҗалыкларының җитәкчеләре белән мөрәҗәгать иттек.
- Көненә 9 тоннага якын сөт җитештерәбез, - ди «Чаллы яшелчәсе» җәмгыяте җитәкчесе Ришат Хатыйпов. - Сөтне «Алабуга сөте» җәмгыятенә 19 сум 60, 19 сум 80 тиеннән җибәрәбез. Аксымы, майлылыгы яхшы булганда литрын 24 сумга кадәр бәядән дә кабул итәләр. Әйтик, безнең хуҗалыкта сөтнең аксымы - 3,4 процент, майлылыгы исә 4-4,1 процент тәшкил итә. Җитештерүчәнлекне киметмәү өстендә даими эш алып барабыз, - диде ул.
«Гигант» хуҗалыгында исә көненә 600дән артык савым сыердан 9,5 тонна сөт савып алалар икән. Җитештерелгән сөтне исә «Холод» җәмгыятенә тапшыралар.
- Сөтнең литры бездән нигездә 19 сум 10 тиеннән кабул ителә. Майлылыгы, аксым күләменә карап, бәясе дә төрле була, әлбәттә. Шул билгеләргә карап литрын 22 сумнан артыграк бәядән дә тапшырабыз, - диде Риф Имамов. - 2013 ел белән чагыштырганда, узган ел без сөт җитештерүне 19 процентка арттыра алдык. Быел да, икътисади авыр чорда, җитештерүчәнлекне киметмәскә дип торабыз, шуның өстендә даими эшлибез, - диде җитәкче.
Чаллыдан ерак булмаган авылларда яшәүче, күпләп мал тотучылар да үзләреннән артып калган сөтне шәһәргә илтеп сатуны өстәмә акча эшләү чыганагы, үзенә бер кәсеп итәргә өйрәнгән иде инде. Шәһәр халкы да авылдан килгән сөтне гади кеше кулыннан да, олы машиналар белән килгән КФХ продукциясен дә яратып ала иде. Хәер, нигә иде? Чаллы шәһәренең Сарман тракты, Яңа шәһәрнең ярминкә урыннары була торган җирдә дә безнең район фермерлары, шәхси хуҗалык тотучылар алып килгән сөт, эремчек, каймакны чаллылар бик теләп ала. Бәясе кибетнекеннән бераз кыйммәтрәк булса да, сыйфаты яхшы, тәмле дә ди шәһәрдә яшәүчеләр. Түбән Суыксу авылында да шәһәргә йөреп сөт, сөт эшләнмәләре белән сәүдә итүчеләр бар. Шулай да, җирлек башлыгы Наис Сәйфетдинов әйтүенчә, авылда сөт продукциясен сатучы сәүдә нокталарының берсе ябылгач, күрше-күлән берничә сыер тотучылардан сөт, башка төр сөт продукциясен тамчысына, бөртегенә кадәр алып бетерә икән.
- Авылда мал тотучылар саны кими бит хәзер. Сөт продукциясе белән сәүдә итүче сөт комбинаты сәүдә нокталары ябылгач, сыеры булмаганнар, күршеләреннән, белгән кешеләреннән сөтен, эремчеген, каймагын сатып ала. Шәһәргә йөреп сатуның хаҗәте бетте, - диде җирлек башлыгы.
Түбән Суыксу авылында яшәүче 57 яшьлек Мария Хәйруллинадан да авыл халкы сөтне бик теләп ала. Ике сыер тоткан ханым сөтнең 1,5 литрын 50 сумнан сата. Авылда сөт белән сәүдә итүче башкалар да үз продукциясен шул бәядән җибәрәләр икән.
- Бәяләр артты дип сөйләсәләр дә, авыл сөтен алучылар кимемәде бит. Сөтебезне, каймак-эремчекләрне тиз арада алып бетерәләр. Газета битләреннән укып, телевизордан карап, халыкның крестьян-фермер хуҗалыклары җитештергән продукцияне дә яратуларын беләбез. Шәһәр кешесе үз төбәгендә, якын-тирәдә җитештерелгән продукцияне алырга тырыша. Сөтме ул, башка әйберме. Чөнки җирле җитештерүчеләрнең нинди шартларда эшләвен дә белә, аңа ышана, азык-төлекнең сыйфатыннан да канәгать. Без үзебез дә кибетләргә кергән чакта республикабызда җитештерелгән продукцияне алабыз, - диде Мария ханым.
Нет комментариев