24 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
«Авылга яшь белгечләр кирәк», – ди фельдшер Марат Йосыпов
Газетабыз битләрендә авылга кайтып төпләнгән яшь белгечләр турында язуыбызны дәвам итәбез. Алар шәһәрдә укуларын тәмамлап, туган авылларына кайтып, халыкка хезмәт итәләр. Шундый яшьләребез чын-чынлап горурлык уята. Бүгенге сүзем дә Сосновый Бор поселогында фельдшер булып эшләүче Марат Йосыпов турында.
-
Игелекле кешеләр ярдәме белән нәни Әмир катлаулы авырудан котылды
Гөлнәзирәне төшемдә күрдем. Урам буйлап килә, йөзендә үзәктән, бәгырьдән килә торган сагыш шәүләсе. - Гөлнәзирә, ни хәлләрең бар, күптән күренгәнең юк, - дип сәлам бирдем. - Хәлләр әйбәт, урыным да ярыйсы, тик менә җыр җитми миңа, моң җитми, - диде дә җитез адымнар белән урам буйлап китеп барды.
-
Үзебезнең сөт үзебезнеке инде – тәмлерәк тә, сыйфатлы да
Россиягә карата чит ил дәүләтләре санкцияләр керткәч, безнең хөкүмәт тә, моңа җавап итеп, шул илләрдә җитештерелүче продукциягә, башлыча азык-төлеккә карата чикләүләр куйды. Беравык халык куркуга калып: «Чит ил балыгыннан, иттән, җиләк-җимеш, яшелчәсеннән башка ничек яшәрбез?» - дип аптырашта йөрде. Вакыт үтү белән үзебезнең илдә, республика сулыкларында тотылган балык, үзебездә җитештерелгән...