Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

“Үз эшемне яратам,” – ди хат ташучы Алмазия Гайфетдинова

Почтальон эше - авыл кешесе өчен кирәкле, мөһим хезмәтләрнең берсе. Хатлар, газета-журналлар, пенсия тарату - һәммәсе дә почта хезмәткәрләренең кулы аша уза.

Сүз дә юк: авыр йөк асып, көн барышында күпме юллар үтә хат ташучы. Авыр хезмәт үзен бу эшкә багышлаган кешеләрдән җитдилек, төгәллек таләп итә. Кызганычка каршы, редакция почтасында көндәлек матбугатны вакытында ала алмыйбыз дигән зарланулар да бар. Күптән түгел редакциябезгә Ильбухтино авылыннан шалтыратып: "Газеталарны көнендә китермиләр, аны бит вакытында алып укысаң гына кызыклы. Авылга күчмә почта машинасы йөргәндә бар да тәртиптә иде", - дип шалтыраттылар. Бу хакта без борчылып, Татарстан почтасы Яр Чаллы филиалының районара почтамты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әхмәтовага мөрәҗәгать иттек.
- Безнең почта машинасы авылларга атнасына 3-4 тапкыр чыга. Ильбухтинога да расписание белән йөреп тора. Өзеклекләр булганы юк иде әлегә. Бөтен хатларны, газета-журналларны авылдагы почта бүлекләренә вакытында илтеп бирәбез. Калган эшне: почтаны тарату, түләүләрне кабул итү эшен почта хезмәткәрләре башкара. Ә инде хат ташучы үзенең хезмәтен тиешенчә башкармый икән, безгә хәбәр итәргә кирәк. Шул чакта без, хәлне контрольгә алып, тиешле чарасын күрәчәкбез, - диде Дилбәр Әхсән кызы. Бу җәһәттән ул Боерган авылы почта бүлеген мактап телгә алды. Анда почта таратучы Алмазия Гайфетдинованың эшчәнлеге күпләргә үрнәк булырлык. Җирле почта бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Шәмсетдинова да аны бары уңай яктан гына телгә ала.
- Алмазия апа почтальон булып берөзлексез 29 ел эшли инде. Сабыр, эшен җиренә җиткереп башкара, йөзендә һәрвакыт елмаю булыр. Җиңел аралашучан. Аның белән эшләве үзе бер рәхәт, - диде Гүзәлия Фоат кызы.
Алмазия ханым Туера һәм Таулар авылына хезмәт күрсәтә. Иртәнге сәгать уннарга почта бүлегенә килеп, хатларны, газета-журналларны барлый, юлга чыгып киткәнче вакытлы матбугатка язылучылар турындагы мәгълүматны компьютерга кертә.
Сәгать уклары көндезге берне күрсәткәндә Алмазия Мотыйгулла кызы инде авылларга чыгып киткән була. Машина түгел, кул астында велосипеды да булмаган хат ташучы ханымга өч авыл арасын атнасына ничәшәр тапкыр әйләнеп үтәргә туры киләдер - күз алдына китерүе дә авыр. Эссе, яңгыр, кар дип тормый, һәрвакыт юлда ул.
- Эшемне яратып башкарам, - диде ул. - Өйгә бик соң кайткан вакытлар да була. Эшебез газета-журнал тарату белән генә чикләнми: заказной хатлар җыябыз, пенсияләрне таратабыз, коммуналь хезмәтләргә һәм башка төрле түләүләрне җыябыз. Андый чакларда вакыт белән исәпләшмисең инде.
Үзе ул Матабар авылында туып-үскән. Бүгенге көндә тормыш иптәше Газинур абыйның туган авылы Туерада яшиләр. Парлашып ике кыз үстергәннәр. Олы кызлары Чулпан инде тормышта. Иптәше Илнур белән ике бала тәрбиялиләр. Кечкенәләре - Гөлнара Яр Чаллы шәһәрендә югары белем ала.
Алмазия Мотыйгулла кызы һәрвакыт юлда. Аның җылы куллары авыл халкына хатлар, басмадагы хәбәрләрне генә түгел, ә күтәренке кәеф, йөрәк җылысы да таратадыр сыман тоелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат ташучы