25 октябрь 2013 яңалыклары
-
Кышлату чоры даими игътибар сорый
Фермада терлекләрне кышлату чоры башланды. Көзге һәм салкын кышкы көннәрдә терлекләрне балансланган рацион белән ашату бик мөһим. Моның өчен һәр хуҗалыкта терлек азыгы җитәрлек. Кайбер хуҗалыклар сыерларның сөт бирүенә карап, азыкны микро һәм макро элементлар, туклыклы өстәмәләр белән баетып, ашатуның өстенлеген күрәләр. Барда, патока кайтарып бирүне җайга салдылар, Зәй шикәр...
-
Республикабызда «Вверх» конкурсы бара
ТР игълан иткән «Вверх» бәйгесе, беренче чиратта, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә учреждениеләрендә, шулай ук яшьләр җәмәгать оешмаларында эшләүче кадрларны барлауга корылган. Конкурсның максаты - Татарстан Республикасында яшь кадрлар резервын булдыру. Анда 18дән алып 30 яшьтәге кешеләр катнаша ала. Әлеге бәйге ике этапта узачак: I - читтән торып, 17-18 октябрьдә,...
-
Алкогольле эчемлекләр сатуда хокук бозу очраклары күп
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге башлыгы Г.Вафинаның хәбәр итүенчә, агымдагы елның тугыз ае эчендә алар тарафыннан Тукай районында 59 тикшерү үткәрелгән, шуның 24е алкоголь продукциясе сату буенча. Барлыгы 51 хокук бозу очрагы билгеле булган. Өй шартларында җитештерелгән самогон сатуның бер очрагы ачыкланган. Тикшерүчеләр шулай ук сыра һәм...
-
Биклән мәктәбенең математика укытучысы Мәскәүдә конкурста булып кайтты
Биклән мәктәбенең математика укытучысы Тәслимә Исмәгыйлева Мәскәү дәүләт педагогик университетында үткәрелгән X иҗади конкурста катнашып кайтты. Әлеге конкурс төрле шәһәрләрдән килгән математика укытучылары арасында үткәрелде. Аның нәтиҗәләре исә октябрь башында билгеле булачак.
-
“Үз эшемне яратам,” – ди хат ташучы Алмазия Гайфетдинова
Почтальон эше - авыл кешесе өчен кирәкле, мөһим хезмәтләрнең берсе. Хатлар, газета-журналлар, пенсия тарату - һәммәсе дә почта хезмәткәрләренең кулы аша уза.
-
Иске Дөрештә өлкәннәр компьютерга өйрәнә
16 октябрьдән Иске Дөреш мәктәбе базасында пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтү буенча курслар башланды. Җирлектән 15 кеше хәзер атнага ике мәртәбә компьютер серләренә өйрәнергә мәктәпкә килә. Программа 172 сәгатькә исәпләнгән. Башка авыл җирлекләреннән дә курсларга йөрергә теләүчеләр бар. Ләкин 15 кеше тупланмыйча, төркем ачып булмый, диләр Пенсия фондының район бүлегендә. Укырга...
-
Тимер юл хезмәткәрләре үз территорияләрен яшелләндерә
Агымдагы елның язгы-көзге чорында Идел-Кама регионының Куйбышев тимер юл магистрале хезмәткәрләре үз территорияләрендә 500 төптән артык яшь агач үсентесе утыртты. Миләш, юкә, алмагач, каен үсентеләренең 120ләп төбе Круглое Поле ял һәм мәдәният паркында тимер юлчылар аллеясында урын алды. Ул көнне Куйбышев тимер юл магистраленең 60тан артык хезмәткәре һәм ветераннар агач...
-
Әниемә - тәмнүшкә
Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында өр-яңа махсус конкурс игълан итә - «Әниемә - тәмнүшкә». Әниләр бәйрәме алдыннан яратып пешергән иң тәмле ризыгыгызның рецептын (фото белән бергә) безнең Vkontakte рәсми төркеменә (http://vk.com/club54482574) яисә безнең электрон почтага (yakti_ul@mail.ru) җибәрегез. Без аларны газетада бастырачакбыз. Ә әниләрдән җыелган махсус жюри...