Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Юл төзелде, тиздән яңа медпункт ачылыр дип көтә күперлеләр

"Күп еллардан бирле юлсызлыктан җәфа чиккән Заречная урамы халкы бу көннәрдә шатлыклы вакыйга кичерде - урамның буеннан буена юл күтәртелеп, анда вак таш түшәлде. Авылыбыз өчен тагын бер сөенеч - тиздән биредә модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Әлеге эшләрнең башында торган Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Римма Волковага, юл төзегән "Маг"...

"Күперле һәм Калиновка авылларында юл төзүне авыл җирлеге депутатлары белән ел башында ук планга керткән идек", - дип сүзен башлады Новотроицкое җирлеге башлыгы Римма Волкова. Шулай итеп быел Күперледә 500 метр, Калиновкада 2 километр арада юл салырга дигән бурыч куела. Икесенә бергә авыл җирлеге бюджетыннан 2 млн 583 мең сум акча бүленә. Аның 507 мең сумы Күперлегә булса, калганы Калиновка юлын төзекләндерү өчен билгеләнә.

Калиновкада әле бүген эш бара, Күперледә исә август ахырында төгәлләнгән. Чыннан да, биредә коры җирдән 0,5-1 метр биеклегендә кызыл балчык һәм ком катнашмасы күтәрелгән. Аның өстенә вак таш түшәлгән. Юлны инде яңгырларда сынап караганнар. "Элеккеге сазлы юл түгел инде: җәяү барсаң - аяк киемең, машинада булсаң транспортың пычранмый һәм ватылмый. Вакытың да янга кала, запас частька да артык акча чыкмый", - дип үз фикерен белдерә авыл халкы.

Күперленең яңа юл төзелгән Заречная урамында бүген 25 йорт хуҗалыгы исәпләнә. Биредә шәхси автотранспортлары белән шәһәргә йөреп эшләүчеләр күп. Яңгырлы көннәрдә, кышкы бураннарда руль артындагылар, чыннан да, бу юлда шактый интеккәннәр. Андый вакытларда машиналар еш кына урам башында тезелеп калган. Ә Заречная урамы башына кадәр асфальт юл кергән. Җәяүлеләрнең дә, авыл дисәң дә, бер дә резина итекләр киеп йөриселәре килмәгәндер.

Ә беренчел медицина ярдәме күрсәтү пункты исә бүген Күперленең үзәгендә урын алган инде. Тиешле медицина җиһазлары да урнаштырылган. Без барганда "АвтоСтройИнком" оешмасы хезмәткәрләре бинаның тирә-ягын төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнәләр иде. Авыл җирлеге башлыгы Римма Волкованың әйтүенчә, төзелеш инде тәмамлануга бара, төп эшләрдән газ, су кебек уңайлылыкларны үткәрәсе калган.

"2012-2016 елларда республика халкына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү" максатчан программасы кысаларында, модульле фельдшер-акушерлык пунктларын безнең районда ике җирле пунктта - Кече Шилнә һәм Күперле авылларында урнаштырырга дигән карар кабул ителгән иде. Күперленең бүгенге көндә эшләп килүче медицина пункты нык иске, йөз еллар чамасы элек төзелгән бинада утыра. Әлбәттә инде, тузганлыгына күрә, биредәге эш шартлары да чамалы. Биредә эшләүче шәфкать туташы Минзифа Хәмидуллина Күперле, Калиновка, Шөкрәле авылларына - барысы 300дән артык кешегә медицина хезмәте күрсәтә. Яңа ФАПның да хезмәт күрсәтү географиясе шул ук калачак. Бары эш заманча шартларда, уңайлы медицина җиһазлары кулланып башкарылачак.

Шәһәр яны авылларының күбесе кебек үк, бу җирлектә дә авыллар көннән-көн үсә бара. Бу, әлбәттә, шатлыклы күренеш. Яңа йортлар арткан саен аларны инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин итү, яңа урамнарны төзекләндерү бурычы өстәлә. Чагыштырмача азрак чыгымнар таләп иткән эшләрне әнә шулай үз бюджетларыннан, күләмлеләрен федераль яки республика программаларына эләгеп башкарырга тырышалар бүген авылда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү юлларны ремонтлау