21 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Хезмәтне саклау закончалыгын бозучыларны прокуратура тикшерә
Район прокуратурасы хезмәтне саклау законнарын үтәүнең торышына көн саен мониторинг үткәрә. Мәгълүмат алуны тизләтү максатында, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районындагы бүлеге, район Башкарма комитеты белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылды.
-
Ул – авылыбыз горурлыгы
Гамәлләре, бөтен булмышы белән авылның горурлыгы, аның йөз аклыгы булып яшәүче затлар бар.
-
Нинди орлык чәчәсең, уңышы да шундый була
Районыбыз игенчеләре бүген хезмәт нәтиҗәләрен барлыйлар, киләсе ел уңышына әзерләнәләр. Җәен һава шартлары коры торса да, авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы белән яхшы уңыш үстерелде. Районда тулаем ашлык җыемы 120 мең тоннага якын тәшкил итте. Әлеге уңышта югары уңыш бирә торган сортлар белән җитди шөгыльләнүче хуҗалыкларның өлеше зурдан.
-
Мәгълүматны вакытында бирү кирәк
Район Пенсия фонды идарәсе тарафыннан соңгы җиде елда актив рәвештә хезмәт стажы турындагы мәгълүматлар тикшерелә һәм киләчәктә хезмәт пенсиясен билгеләгәндә куллану өчен хокукый яктан бәя бирелә. 2008 елның 30 декабрендә кабул ителгән 319нчы федераль закон нигезендә, хезмәт стажы турындагы мәгълүматларны хокукый яктан бәяләү вакыты 2013 елның 1 гыйнварына кадәр кыскартылды.
-
Сөт муллыгы өчен нәсел эше дә мөһим, җәйге лагере да кирәк
"Тукай азык-төлек корпорациясе"нең Куады фермасында кышкы асрау чорына күчүнең кыенлыгын сизмәделәр дисәк, ялгыш булмас. Җәйге лагерь булмау сәбәпле, савым көтүе яздан бирле ярымасрауда булды. Бүген дә көтүдән өзмиләр малларны. Тоташ яңгырлар башланганчы әлеге мөмкинлектән тулырак файдаланып калырга тырыша терлекчеләр. Ләкин, ни кызганыч, коллективның тырышлыгы саннар белән чагышмый. Бүгенге көндә һәр...
-
Юл төзелде, тиздән яңа медпункт ачылыр дип көтә күперлеләр
"Күп еллардан бирле юлсызлыктан җәфа чиккән Заречная урамы халкы бу көннәрдә шатлыклы вакыйга кичерде - урамның буеннан буена юл күтәртелеп, анда вак таш түшәлде. Авылыбыз өчен тагын бер сөенеч - тиздән биредә модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Әлеге эшләрнең башында торган Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Римма Волковага, юл төзегән "Маг"...