Яшел массаның һәр учмасы кадерле
Район кырларында яшел урак өсте – берьеллык һәм күпьеллык үләннәрне чабып алу бара. Мал азыгының булган кадәреннән сенаж салу, печән чабу һәм төргәкләү – еллык мал азыгы туплап калу өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ал-ял белми эшли. Һава торышының үтә катлаулы булуы сәбәпле, малларга витаминлы ризык – яфраказык әзерләү дә күмәк төстә оештырыла.
Мал азыгы хәзерләүчеләргә ел шактый үзенчәлекле килде. Май аеның гадәттән тыш эссе булуы, июньдә бик тә көтелгән яңгырларның булмавы берьеллык һәм күпьеллык үләннәрнең тиешле дәрәҗәдә үсүен тоткарлады. Әле яңгырлар бераз явып үткән хуҗалык кырларында да уңыш үткән елгыдан бермә-бер азрак чыга.
Минзәлә ягында урнашкан Күзкәй тирәсендә яңгырлар бөтенләй аз булды. Шуңа да быел «Ярыш» хуҗалыгында мал азыгы әзерләү киеренке төстә бара.
– Тупас мал азыгы әзерләү өчен нәрсә бар – барысын да чабып алабыз. Хуҗалыкта күпьеллык үләннәр барлыгы 920 гектарны били. Козлятник, клевер 90шар гектарда үстерелде, калганы люцерна җирләре. Яңа Байлар авылында ике сенаж базыбыз бар. Беренче базга 1200 тонна сенаж салып өстен каплап куйдык. Менә икенчесе дә тулып килә – монысына да 1200 тонна санаж салачакбыз. 400 тонна печән әзерләдек, – ди «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров. – Тәҗрибә күрсәткәнчә, икенче мәртәбә чабуда күпьеллык үләннәр уңышны беренчесеннән күбрәк бирми. Июль – җәйге челлә вакыты. Тонна ярым яфраказык әзерләдек, бу атнада тагын яфраказык әзерләүгә чыгабыз. Билгеле, аның белән кыш чыгып булмый, малларга азмы-күпме витамин гына инде ул. Амбарың тулы булмаса, ашлыкны сатып алырга да була. Ә менә базың тулы булмаса эшләр шәптән түгел. Малларны уңышлы кышлату өчен азыгың җитәрлек булу кирәк. Кыш чыгарга бер шартлы терлеккә 25 азык берәмлеге кирәк. Керем булган җирдә чыгымы да шактый. Быел ике комбайнга 400 мең сумга ике әчеткеч аппараты (закваска ясау аппараты) сатып алдык. Терлекчелектә баланслы тукландыру системасы буенча эшлибез. «Сыерның сөте телендә» дип тикмәгә генә әйтмәгән борынгылар. Быел май, июнь ае күктән күзне алган юк: бик кадерле кунак – яңгыр болытын күзлибез. Эх, килеп яусын иде ул хәзер – кукурузлар баш күтәрер иде, вегетатив массасы сусыл, итләч булса гына сыйфатлы мал азыгы әзерләргә була. Бүген кукуруз басуы яныннан үткәндә йөрәк кысылып куя – яфраклары бөгәрләнеп килә. Чәкән чыгарса вегетатив массага куәте калмый. Ә бит иң зур өмет кукурузда.
– Шушы көннәрдә Күзкәйдәге 300 гектар җирдәге күпьеллык үләнне чабу эшенә керешәчәкбез. 200 гектар җирдәге берьеллык үләнне чабасыбыз бар, – дип дәвам итә хуҗалык җитәкчесе күңел төшенкелегенә бирелмичә. Сенаж салуда тәҗрибәле механизаторлар хезмәт куя. Кыр батыры Рәфис Хәмәтов Т-360 тракторы белән яшел массаны тыгызлый. Погрузчикта эшләүче Ленар Вәлиев, ДТ-75 тракторы белән сенажны эттерүче Әсгать Әхмәтов, яшел масса читкә сибелмәсен дип, бик пөхтә итеп эшлиләр. Сенажга әчеткеч сиптерүче яшүсмер Ислам Имамов та үз эшенә бик җаваплы карый. Шунысын да әйтмичә булмый, хуҗалыкта кадрлар кытлыгы бар. Башка районнан, хәтта башка республикадан килеп эшлиләр. Бу урында: «Кайда сез, авылның ир-егетләре?» дип сөрән саласы килә. Югыйсә, эшлим дигән кешегә эше дә, ашы да бар. Хуҗалык җитәкчесе төргәге белән печәнен бирә. Хезмәт хакы да зарлана торган түгел. Бензин яндырып, вакыт исраф итеп шәһәргә йөреп эшләгәнче, җиң сызганып үз җиреңдә иген игү, терлекчелектә хезмәт кую сәламәт кеше өчен бәхет бит ул.
«Ярыш» хуҗалыгында 1500 баш мөгезле эре терлек асрала. Хәзерге вакытта малларны өстәмә тукландыру өчен көненә 40 тонна яшел азык массасы китеп бара.
– Көтүлектәге белән генә малны тиешенчә тукландырып булмый. Венгриядән таналар алып кайткан идек, җәй айларында да аларга яшел масса ашатабыз. Яшел массаның һәр учмасы кадерле, – ди хуҗалык җитәкчесе.
/ Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев