23 июнь 2021 яңалыклары
-
Яфраказык әзерлибез
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә яфраказык әзерләүгә керештеләр. Аларга район оешмалары хезмәткәрләре, хакимияттә эшләүчеләр булыша.
-
Дәрәҗәле исем
«Тукайагрохимсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең минераль ашламалар базасы җитәкчесе Нурхания Әхмәтшина дәрәҗәле бүләккә лаек булды.
-
Прививка ясау дәвам итә
Ковид-19 инфекциясен массакүләм иммунитет белән генә җиңеп була, ә иммунитет булдыру өчен прививка ясату мөhим, диләр табиблар. Бүгенге көндә 4800дән артык тукайлы вакцина ясаткан. Бу эш дәвам итә.
-
Хәтер һам кайгы көне кысаларында
22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу кысаларында Новотроицкое авылында сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
-
Безнекеләр! Шаяннар һәм тапкырлар Казан сәхнәсендә
Районның җыелма КВН командасы шушы көннәрдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрында Фәридә Таштабанова исемендәге «Әйдә, шаярт!» җәйге кубогына багышланган бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган иде. Алар анда Зәй, Минзәлә, Саба, Мөслим районнары һәм Чаллы, Казан, Мәскәүдән килгән командалар белән көч сынашты.
-
Яшел массаның һәр учмасы кадерле
Район кырларында яшел урак өсте – берьеллык һәм күпьеллык үләннәрне чабып алу бара. Мал азыгының булган кадәреннән сенаж салу, печән чабу һәм төргәкләү – еллык мал азыгы туплап калу өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ал-ял белми эшли. Һава торышының үтә катлаулы булуы сәбәпле, малларга витаминлы ризык – яфраказык әзерләү дә күмәк төстә оештырыла.
-
Иген басулары ни хәлдә?
Район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләргә керешер алдыннан уздырылган семинарда «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов җитәкчеләрне: «Сабан туе алдыннан яңгыр яумый калган ел юк», – дип өметләндергән иде. Күп еллык күзәтүләреннән чыгып фаразлавы иде инде аның. Чынлап та, яңгырлар бөтенләй булмады түгел бит. Мондый шартларда игеннәр ни хәлдә соң? Күбебезне борчып торучы әлеге сорауга Назыйм Минневәлиевич хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә җавап бирде.