“Ярыш” хуҗалыгында козлятник каерылып уңган
Аның чәчүлеге авыл кырыенда гына. Мин ул үлән басуын яздан бирле сокланып күзәтәм: көннәр бераз җылынуга, яшел хәтфә булып яшел үсентеләр калыкты, ник бер чүп үләне булсын, ә үлән "стенасы" күзгә күренеп үсте. Күп тә үтмәде, үлән басуы, тирә-якка ямь биреп, шәмәхә дулкыннар булып тибрәнә иде. Баксаң, ул инде чәчәккә...
Без, хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров, газетабыз мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева, бригадир Заһир Әшрәпов, әлеге үлән диңгезендә басып торабыз. Хуҗалыкның алдынгы механизаторы Рафис Хаматовның ургычы калын стенаны "кимерә". Аның артыннан биек, калын теземнәр кала. Элегрәк урылган теземнәрне җилләтеп, инде рулоннарга да җыйганнар. Аларның шул кадәре ешлыгына карап ук уңышның ни кадәре мул булуын чамалап була. Һәр рулонның авырлыгы 6-7 центнер икән.
- Көен табып үстерсәң, козлятник мул уңыш бирә торган, бәя биреп бетергесез культура, - ди Расим Мансурович. - Ел саен чәчәсе түгел, аннан кышлык печән дә әзерлибез, сенаж да салабыз. Уңышын исә елына өч тапкыр чабып алабыз. Тамыры тирән түгел, грунт суы якын булган басуда әйбәт үсми. Монда менә 104 гектар җирдә ул. Теземнәр, күрәсез, бик калын, көннәр эссе торганда киптереп, рулоннарга җыябыз. 45 процент дымлылыктагысын сенажга салабыз.
Искән җилдә диңгездәй дулкынланган үлән арасына кереп карыйбыз - үсентеләр күкрәк биеклегендә, ерып кергесез тыгыз. Бу чәчүлектән күп масса чыгуга бер дә аптырарлык түгел.
- Үләнне бу кадәре үстерү өчен нинди агротехник чаралар кулланыла? - дип кызыксынабыз.
- Хикмәт тә шунда, талымсыз үсемлек ул, әмма карамый, тәрбияләми, хәстәрен күрми генә җирдә бернәрсә дә үсми, - диде ул.
Бу тынгысыз кешенең үз эше турында җәелеп сөйләгәнен ишеткәнем юк минем. Ә менә арыш басуы яныннан узганда аны алмаштырып куйдылармени.
- Ике тапкыр серкә очырды, күргәнегез бармы, сокланырлык бер күренеш ул, - диде. - Хәтта көннәренә кадәр исендә калдырган. Басу-кырлар дөньясын шул кадәре үз итәргә, яратырга кирәк бит.
300 гектар мәйдан биләгән арыш басуы. Ник бер чүп үләне булсын. Сабагы биек. Башаклар озын, яңгырлары гына булсын инде, башаклар буш калмасын. Ә менә монысы катнашазык басуы икән - люцерна белән костер үләнен кушып чәчкәннәр. Биредә Илфат Галиев белән Вәзир Шиапов хуш ис бөркелеп торган үләнне теземнәргә салалар. Яшь бозаулар, тудыру бүлегендәге маллар өчен витаминнарга, файдалы матдәләргә бай азык. Теземнәр калын, печәне мул чыгар.
- Күп еллар инде ремонтка да, уракка да читтән кеше чакырганыбыз юк, үзебезнекеләр җиң сызганып эшли. Төрле еллар булды бит, - дип куйды Расим Мансурович эчке бер уфтану белән.
Сүз уңаенда әйтәсе килә, механизаторларга эшләү өчен шартлар тудырырга тырышалар: хезмәт хакы зарланырлык түгел, көненә ике тапкыр басуга кайнар аш алып киләләр. Пешекчеләр Рәмилә Әхмәтвәлиева белән Нәфисә Әхкиямова ризыкны төрләндереп торалар, тәмле әзерлиләр.
- Малларыгыз ишле, унынчы ел гына кабатланмасын инде, безнең авылда бигрәк явымнар юк бит, - дип шөбһә белдерүемә Расим Мансурович:
- Ни генә булмасын, андый хәл кабатланмаячак. Бер еллык сенаж запасыбыз, салам бар. Билгеле, зур тырырышлык куеп, өмет баглап чәчкән иген уңыш бирсен иде инде. Быел 220 тонна ашлама гына керттек. Республика әйбәт булышты. Иң мөһиме - ярдәм вакытында килде.
Без Югары Байлар авылы янындагы козлятник басуында да булдык. Биредә үләннең торышы кайтышрак, анысын сенажга салмакчылар икән. Бөтен басуларны карап чыкканнан соң, терлек азыгы өчен безнең шартларда козлятник чәчү отышлырактыр дигән фикер калды: ел саен чәчәсе түгел, уңышын өч тапкыр алырга була һәм теләсә нинди һава шартларында да үсә, уңыш бирә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев