Яңгырына һәм җиленә карамый, тукайлылар Сабантуйны бәйрәм итте
Быел район Сабан туе Яр Чаллыдагы милли бәйрәмебез белән бер көнгә туры килде. Күпчелек кеше шәһәр Сабан туен карарга китәр, безнең мәйданда халык аз булыр дигән уй күңелне бераз тырнап торса да, сөенечкә, тукайлылар үз җирлегебездә үткән бәйрәмгә җыелдылар. Язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлаган райондашлар, кунаклар, көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә...
Җитәкчеләр тәбрикләде
Тукайлыларны котларга дип ТР Премьер-министры урынбасары, үзебезнең Сәет авылы егете Васил Шәйхразиев та кайткан иде. Яр Чаллыдан исә шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева килде. Районнан чыккан танылган җырчылар Галина Казанцева, Зөһрә Сәхәбиева Сабантуй кунаклары булды.
Сабан туе, иң беренче чиратта, игенчеләрне олылау бәйрәме. Районда эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары традиция буенча быел да бәйрәм башында ук мәйданга чакырылды.
Район башлыгы Васил Хаҗиев та Сабантуй кунакларын котлау сүзен икмәк үстерүчеләргә, терлекчеләргә рәхмәтеннән башлады. «Бүгенге бәйрәмнең төп сәбәпчеләре нәкъ менә игенчеләр. Аларның тырышлыгы белән язгы чәчү тиешле срокларда башкарылды. Игеннәр яхшы гына тишелеп килә. Хәзер басуларда игеннәрне тукландыру, чүп үләннәренә каршы эшкәртү бара. Вакытында яңгырлар явып, көзгә мул уңыш булыр дип көтәбез. Игенчеләр һәм терлекчеләр хезмәте алдында баш иябез», - диде ул.
Район башлыгы чыгышыннан соң милли бәйрәмебезнең иң матур бер бизәге - Сабантуй әләме күтәрелде. Бу мәртәбәле эш 2015 елның кыр батырларына - «Кама бекон» җәмгыятеннән Рамил Зәкиевка, «Кама» агрофирмасыннан Самат Хәмидуллинга, «Биклән» җитештерү кооперативыннан Расыйм Нуретдиновка, «Камский» җитештерү кооперативыннан Андрей Слепковка тапшырылды. Россия һәм Татарстан гимннары астында әләм югарыга күтәрелде, бар тамашачы басып игенчеләргә хөрмәтен белдерде.
Аннары Тукай районы Сабан туена җыелган халыкны Васил Шәйхразиев тәбрикләде. «Сабантуйны быел 28 майдан ук башкалабызда башладык. Аннары ул район үзәкләрендә, авылларда дәвам итте. Чараларның һәрберсендә игенчегә хөрмәт күрсәтелә, милли бәйрәмебездә 130 еллыгы уңаеннан бөек шагыйребез Габдулла Тукайга дан җырлана. Бүген мәйдан уртасында басып торган игенчеләребез - безнең алтын запасыбыз. Аларга хөкүмәтебез исеменнән олы рәхмәтебезне әйтәбез», - диде Премьер-министр урынбасары. Тукай районы халкына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен тапшырды. Флера Андреева үз чыгышын Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевның котлау хатын укудан башлады. Тукай районы халкы белән күп еллар дуслыкта, татулыкта яшәүләрен белдерде. Шәһәрне авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп торучы хезмәтчәннәргә олы рәхмәтен белдерде. «Хезмәттәшлегебез киләчәктә дә дәвам итәр, ныгый барыр дип ышанам», - диде ул.
Мәйдан түре - игенчеләргә һәм терлекчеләргә
Район башлыгы карары нигезендә, 2016 елның кыр батырлары билгеләнгән иде. Тамашачыларның көчле алкышлары астында мәйданга алар чакырылды. Менә алар. «Ирек» җитештерү кооперативы механизаторы Рамил Сабирҗанов. Ул 1280 гектарда бөртеклеләр һәм азык культуралары чәчкән. Аңа акчалата премия һәм тәкә бүләк ителде. «Кама» агрофирмасыннан Самат Хәмидуллин 1872 гектарда чәчү үткәргән. «Ярыш»тан Рафис Хәмәтовның чәчкән кырлары 1100 гектарны тәшкил итә. «Чаллы яшелчәсе» җәмгыятенең яшелчәчелек бригадиры Мөршидә Сабитова җитәкчелегендә 85 гектарда яшелчәләр утыртылган. Аларның барысына да акчалата бүләкләр тапшырылды.
Терлекчелек тармагында сыер савучылар - «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгыннан бер сыерга 7080 килограмм сөт сауган Любовь Ивашкина, Сәйдәшев исемендәге предприятиедән 7050 килограмм күрсәткеч белән Тәбрия Әгъләмова, «Ярыш»тан бер сыерга 5903 килограмм сөт алуга ирешкән Дамира Хәмәтдинова 2015 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип билгеләнде. Алар да мәйданга чакырып хөрмәтләнде һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.
Район башлыгы һәм килгән кунаклар Сабантуй мәйданындагы һәр алдынгының кулын кысып, аларга бүләкләр тапшырдылар.
Театральләштерелгән тамашаны халык яратып карады
Алдынгыларны алкышлар белән мәйданнан озатканнан соң, районның мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән сәхнәләштерелгән күренешләр башланды. Әйтергә кирәк, район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендә алар иртәгә район Сабан туе дигән көнне төнлә генә Сарапулдан милли бәйрәмебездән кайтып төштеләр. Нык арыган булуларына да карамастан, район бәйрәмен яхшы дәрәҗәдә үткәреп чыктылар. Театральләштерелгән күренешләрдә Габдулла Тукай иҗаты, Россиядә игълан ителгән кино елы темасы чагылды. Мәйдандагы барлык күренешләрне «операторлар» «кинога төшерделәр». Тамашада район үзешчәннәре арасыннан йөзләгән кеше катнашты.
Уеннарда һәм спорт ярышларында теләп катнаштылар
Ә бу вакытта мәйданның үзәгендә төрле уеннар, спорт ярышлары башланды. Ул да булмый, татарча көрәшне алып баручы, комментатор Мансур Сәгытдинов ярышның башлануын игълан итте. Беренче булып мәйданга 14 яшькә кадәрге үсмер егетләр чыкты.
Көрәшчеләр тырышып-тырышып бил алышканда аерым мәйданчыкларда әйбер дә кистеләр, капчык белән дә сугыштылар, авыш баганага да, турысына да менделәр, башка бик күп уеннарда катнаштылар Сабантуйга килүчеләр.
Көрәшчеләрдән ерак түгел капчык белән бәрешүче ике үсмер егет янына киләбез. Күктәк-Мирсәеттән Тимур Зияев белән Күзкәйдән Данил Зарипов икән. Берсе дә тиз генә бирешергә теләми, бүрәнә өстендә нык утыралар. Тимур быел Сарманның район Сабан туенда милли көрәштә үз яшендә икенче урынны алган. Данил да Сабантуйдагы ярышлардан читтә калмый. Күзкәй авылында, мәсәлән, әтәчле дә булган. Якында гына ир-атлар туры баганага менәргә чират торалар. «Чаллы-Бройлер»да эшләүче Фидәрис Газизов менеп төшәргә дә өлгергән инде. «Бу спорт төрен яратам. Район Сабантуйларында катнашам. Бу юлы шулай да менү җиңел булмады», - ди ул.
Сабантуйга - үз күчтәнәчләре белән
Бәйрәмдә китапханәчеләргә дә аерым урын бирелгән иде. Алар кунакларны үзләре әзерләгән күргәзмәләр белән таныштырдылар. «Районга Тукай исеме бирелүгә 40 ел», Без Сабантуйлы халык» дип исемләнгәннәре, Тукайның 130 еллыгына багышланганы, авыл тарихларын чагылдырган альбомнар, кул эшләре күргәзмәләре бар иде.
Мәйданның бер ягында, Сабантуйга килүчеләрнең гадәтләнелгән урынында, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе кайнар коймак, бал белән чәй өстәлләре әзерләгән иде. Быел да аларның палаткасы яныннан берәү дә сыйланмыйча үтмәде. Иң беренче бердәмроссиялеләр районның хезмәт ветераннарын чакырып хөрмәтләделәр.
Сабантуйның төп батыры - Раиф Нигъмәтуллин
Мәйданда төп уен - көрәш кызганнан-кыза бара. Инде бил алышып чыккан егетләр нәтиҗәләр игълан ителгәнне көтә. Фәнил Әхмәтшин, Илназ Рамазанов, бертуган Айназ һәм Нияз Сәрвәровларның исемнәре газета укучыларга да таныш. Алар районда гына түгел, читтә дә күп ярышларда катнашып, призлы урыннар алып киләләр.
Һәм, ниһаять, Мансур Сәгытдинов көрәш батырларын игълан итә. 10-14 яшьлекләр арасында үз үлчәү категорияләрендә беренче-өченче урыннарны Мәләкәстән Вадим Васильев, Иске Абдулдан Айдар Насыйров, Бикләннән Нияз Сәрвәров бүлешә. 17 яшькә кадәргеләр арасыннан беренче урын Бикләннән Илназ Рамазановка, икенче урын - Фәнил Әхмәтшинга, өченче урын Мерәстән Рифат Сәгыйдуллинга бирелә. Үз үлчәү категорияләрендә Бордыдан Дмитрий Левашов, Теләнче Тамактан Инсаф Ямалов, Сарман районыннан Рәсим Мансуров, Мерәстән Тимур Сафин, Теләнче Тамактан Артур Җиһаншин, Яңа Бүләктән Алмаз Нәбиуллин, Иске Абдулдан Ринат Фәрваев, Яр Чаллыдан Илнур Кариев, Сәмәкәйдән Айрат Мәхмүтов, Түбән Суыксудан Раиф Нигъмәтуллин, Алабугадан Ришат Мөбарәкҗанов, Мәләкәстән Николай Васильев, Иске Абдулдан Ришат Шәрипов, Түбән Суыксудан Радик Вороной һәм Бикләннән Айнур Сөләймәнов призлы урыннар алдылар. Раиф Нигъмәтуллин, Ринат Фәрваев һәм Радик Вороной абсолют батыр исеменә көрәштеләр. Алар арасыннан Раиф Нигъмәтуллин Сабантуйның төп батыры булып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев