8 июнь 2016 яңалыклары
-
Рамазан аена намаз вакытлары
2016 ел, Чаллы төбәге № Дата Сәхәр тәмам Иртә Кояш чыга Зәвәл Икенде Ахшам ифтар Ястү Кыйбла 1 06.06 00:49 01:19 02:49 11:28 17:14 20:08 21:38 12:18 2 07.06 00:49 01:19 02:49 11:29 17:14 20:09 21:39 12:18 3 08.06 00:48 01:18 02:48 11:29 17:15 20:10 21:40 12:18 4 09.06 00:47...
-
Яңгырына һәм җиленә карамый, тукайлылар Сабантуйны бәйрәм итте
Быел район Сабан туе Яр Чаллыдагы милли бәйрәмебез белән бер көнгә туры килде. Күпчелек кеше шәһәр Сабан туен карарга китәр, безнең мәйданда халык аз булыр дигән уй күңелне бераз тырнап торса да, сөенечкә, тукайлылар үз җирлегебездә үткән бәйрәмгә җыелдылар. Язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлаган райондашлар, кунаклар, көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә...
-
«Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» акциясенә район җитәкчеләре дә кушылды
Республикада «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» акциясе дәвам итә. Социаль челтәрләрдә ул #Әти-әниеңнеяздыр #Якыннарыңныяздыр хэштеглары белән бара. Әлеге акциягә Тукай муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев та кушылды. Ул «Якты юл» газетасына физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны, ветераннарны яздырды. Әлеге акциядән район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров һәм Башкарма комитет житәкчесе Рәсим Асылгәрәев...
-
Владимир Заикин «Елның иң яхшы тренеры» исемен алды
Казан шәһәренең «Уникс» концертлар залында Татарстан Республикасының «Золотой пояс» дип исемләнгән I милли премиясен тапшыру тантанасы үтте. Районыбызның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Владимир Заикин «Елның иң яхшы тренеры» исемен яулады. Әйтергә кирәк: мондый премияне тапшыру Татарстаныбызда беренче тапкыр гына үткәрелә. Аны оештыручылар булып, Россиянең көрәш буенча ТРсы союзы,...
-
«Чемпион» ябылды, «Балкыш» эшли башлады
Каникуллар чорында районда балалар җәйге лагерьларда ял итә. Новотроицкое мәктәбендә 27 май-2 июнь көннәрендә «Чемпион» хәрби әзерлек лагеренда 10 сыйныфны тәмамлаган 30 үсмер солдат хезмәте үтәргә әзерләнде, алар каршылыклар полосасын үтте, аркылы борыста тартылды, тизлеккә сугышчан корал - Калашников автоматларын җыеп, сүттеләр. Дүшәмбе көнне биредә сәнгатькә гашыйк балалар өчен «Балкыш»...
-
Терлек азыгы әзерләү буенча семинар үтте
Районкүләм чара кичә «Чаллы яшелчәсе» җәмгыятендә узды. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар, гомумән, терлек азыгы әзерләүгә җаваплы белгечләр чакырылган иде. Семинар агрофирманың терлекчелек комплексында барды. Биредә ферма биналарының һәрберсе бәйләнгән сусыл үләннәр белән тутырып куелган. Бүген биналар җыештырылган, агартылган, кыскасы, терлекләрне кышка кабул итәргә әзер. Җитәкчеләр һәм белгечләр хуҗалыкта...