Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Вилдановлар үз эшчеләренә йортын да төзеп бирәчәкләр

Утар тулы малы булса, басулары вакытында эшкәртелеп, мул уңыш белән сөендерсә, җитештергән продукциясе хуҗалыкны яшәтерлек табыш китерсә, авылның да эше һәм ашы бар дигән сүз. 2006 елның 26 декабрендә Калмиядә туып үскән бертуган Заһир һәм Газинур Вилдановлар бер хуҗадан икенчесенә күчеп, әнә шул бөтенлеге таркала башлаган хуҗалыкны, ягъни булган малларны...

Иң беренче эш итеп, терлекчелек торакларын өр-яңадан төзекләндерүгә керешәләр Вилдановлар. Күптән ремонт күрмәгән алты абзарның да түбәләре яңартыла, тәрәзәләр куела, барысы да тирес чыгару транспортерлары белән җиһазлана, савым сыерлары асрала торган абзарлар заманча сөтүткәргечләр белән тәэмин ителә. Югары технологияле сөт суыту җайланмасы булган махсус блок төзелә. Боларның барысын да, беренче көннән хуҗалыкның төп инвесторы - "Сервис-Монтаж-Интеграция" предприятиесенең генераль директоры Заһир Вилданов финанслый. Бүгенге көндә хуҗалыкта җитештерелгән сөт 100 процент югары сыйфат белән реализацияләнә. Майлылыгы - 3,8 процент, аксым микъдары 3,0 проценттан кимегәне юк. Белгәнебезчә, 2012 елның 22 декабрендә РФ хөкүмәте кабул иткән 1370нче карар нигезендә, 2013-2020 елларда майлылыгы 3,4 проценттан, аксым микъдары 3,0 проценттан ким булмаган, югары сыйфатлы һәм беренче сортлы сөт җитештереп сатучы хуҗалыкларга, 3:1 чагыштырмасында, 1 килограмм реализацияләнгән сөткә дәүләт ярдәме буларак, субсидия биреләчәк. Димәк, "Вилданов" КФХы әлеге субсидиягә өмет итә ала. Гомумән, хуҗалык югары сыйфатлы терлекчелек продукциясен күпләп җитештерүгә юнәлеш тота. Бүген биредә 878 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 360 баш савым сыер асрала. Узган елда тулай савым 11630 центнер тәшкил иткән, шул исәптән бер сыердан 3200 килограмм сөт савып алынган. 2011 ел белән чагыштырганда, тулай савым 514 центнерга, бер сыерга тулай савым 277 килограммга арткан. Сөт сатудан хуҗалык кассасына 1 миллион 807 мең сум саф табыш кергән. Хуҗалык елны 23 процент рентабельлелек белән төгәлләгән. Ягъни азык җитештерүгә тотылган 1 сум чыгым 23 тиен табыш булып кайткан. Иң мөһиме, хезмәт кешесенең ышанычын казанган Вилдановлар. Шушы фермада 1971 елдан бирле сыер савучы хезмәт алдынгылары - эш стажлары 40 елдан артып киткән Мәймүнә Гыйльфанова һәм Әнисә Хаҗиева белән сөйләшәм.

- Бу егетләргә рәхмәттән башка сүзебез юк. Сыер абзарлары бит тишек-тошык, түбәләреннән тамчы тамып тора иде. Ә мал улаклары якын килешле түгел, шулкадәр уңайсыз, куллар киселеп бетә иде. Үзегез күреп торасыз: бүгенге шартлар - җир белән күк арасы. Җайлы-уңайлы булсын өчен барысы да эшләнә. Җылы суга кинәндек, тәүлек дәвамында титаннан кайнар су өзелми. Кул очыннан сөт ташыган чаклар да инде теге заманда калды дип сөенәбез. Сауган сөтебез торбалар аша турыдан-туры ап-ак кафельле сөт блогына эләгә, андагы машина сөзә дә, суыта да. Эш шартлары шулкадәр уңайлы, хезмәт хакын да айныкын-айга алып барабыз. Шуңа күрә әле пенсия яшендә дип тормыйбыз, һәркөнне иртәнге дүрткә йөгерә-йөгерә килеп җитәбез. Әле бит, яшерен-батырын түгел, бушка эшләгән чаклар да булды. Аннан соң, җитәкчебез Газинур бик тә кешелекле, кайгыртучан. Эштәге проблемаларны сораштырып кына калмый, гаилә хәлләре белән дә бөртекләп кызыксына, ничек күңелең булмасын, - диделәр ихлас күңелдән савымчылар.

Савымчыларның да, терлек караучыларның да эш көне елның теләсә-кайсы фасылында әнә шулай таңнан башлана. Эш җитәрлек. Килү белән улакларны иске азыктан арындырып яңасын салырга, мал торган урыннарны чистартып пычкы чүбе сибәргә, бик пычранган сыерларны кырып, җылы су белән җиленнәрен юып саварга әзерләп өлгерергә дә кирәк. Юу дигәннән, биредә атна дәвамында һәр савым сыерын бер тапкыр "мунча" кертәләр, ягъни җылы су белән щеткалап юу традициягә кергән.

Җомга көненә һәр савымчы группасындагы барлык савым сыерларын да "мунча" кертүне төгәлли. Шуңа күрә малларның чисталыгына гаҗәпләнәсе юк. Ә бит бу өлкән яшьтәге уңганнарның һәркайсында 45-47әр баш савым сыер, барысын да баштанаяк юып чыгару өчен күпме вакыт һәм көч кирәк. Көн дәвамында әле 2 тапкыр савып та өлгерергә кирәк. Ләкин савымчылар әлеге эшне бик теләп башкара: беренчедән маллар чиста, икенчедән, атна азагында һәр сыерны юган өчен 10ар сумнан акча кулларына ук бирелә. Моңа өстәп, айга бер мәртәбә сөт торбаларын юган өчен тагын 500 сум түләнә. Болар барысы да рәсми хезмәт хакыннан тыш кызыксындыру чарасы буларак уйланылган. Абзарлар җылы, чиста, маллар да көр, караулы. Тик бу хуҗалык озак еллар дәвамында савым сыерларны тояк чиреннән арындыра алмый. Торган урыннарында агач идән җәелсә, бәлки, әлеге йогышлы авыру тизрәк чигенер иде. Бу таләпне үтәү өчен әлләни чыгым да кирәк түгел, уена гына керергә кирәк. Пычкы чүбен әледән-әле сибеп торсалар да, ул бик тиз юешләнә. Һәр сыердан көнлек савымның (8,6 кг) уртача район күрсәткеченнән (12,4 кг) түбән булуының сәбәпләре әнә шулардан җыела да инде. Ә менә ташлатылган сыерларны асрау шартларына бернинди дәгъва дә юк. Алар көне буе саф һавада иркен утарда, алларыннан яхшы сыйфатлы печән, улакларыннан төрле витаминлы компонентлар белән балансланган терлек азыгы өзелми. Бүгенге көнгә һәр группада 15әр мал ташлатылган, февраль аенда гына 12 шәр бозау туган. Май айларына бөтен сыерлар да бозаулап бетерәчәк. Яшь малларның сакланышын тәэмин итү юнәлешендә дә яңалыклар күз алдында. Нарат исе аңкып торган сап-сары такталардан бозаулату бокслары, яңа туган бозаулар өчен уңайлы читлекләр төзеп куйганнар һәм алар инде бозаулар белән тулган. Фермада бүген күпләп бозаулау чоры.

Күптән түгел генә хуҗалыкка идарәче вазыйфасына алынган Боерган егете Фәйзәр Гайсин белән сыер абзарының икенче бүлеменә үтәбез. Биредә бер тапкыр бозаулаган таналардан җыелган савым группалары асрала. Алар хезмәт алдынгылары Илүсә Сафиуллина һәм Тамара Ямалиева карамагында. Хуҗалыкта иң күп сөтне дә алар сава: һәр сыердан тәүлегенә 17-18әр килограмм. Илүсә Сафиуллина 4 ел инде алдынгылыкны бирми икән. Әнисе дә алдынгы савымчы булган. Фермага кечкенәдән әнисенә ияреп йөргән Илүсә, шунда ук көтү яңарту технологы булып эшләүче әтисе янында да бөтерелгән. Хезмәт сөючән кыз мәктәпне тәмамлау белән, 17 яшендә ике дә уйлап тормыйча сыер саварга алына. Ул көннән бирле 30 ел гомер узган, әти-әниләре инде мәрхүмнәр. Терлекчелектә гаилә эшен дәвам итүчеләр бер ул гына түгел. Илүсәнең хезмәттәше Тамара Ямалиеваның улы Винарет әнә 15 ел инде терлек карауда эшли икән. "Туганнан бирле шушында, маллар янында үстем инде мин. Әнигә булышып йөрүдән башланды малларга мәхәббәт," - ди ул ярым шаяртып.

Әйе, фермада мал җанлы булмасаң, озак еллар эшләп булмый торгандыр. Монда бит яллар да, бәйрәмнәр дә, шимбә-якшәмбеләр дә юк. 30 елдан артык терлек карауда намус белән хезмәт куючы Илшат Шәмсемөхәммәтов та, Мөнир Нургалиев та шул фикерне куәтләделәр. Елның теләсә кайсы фасылында иртәнге дүрттән кичке алтыга кадәр фермада терлекче. Озак еллар ясалма орлыкландыру технологы булып эшләүче Фәрит Гәрәев, Малтабардагы симертүдәге 120 баш үгез өчен җаваплы Фәрис Ризатдинов, ферма мөдире Әлфия Хатыйпова турында да җылы сүзләр әйттеләр савымчылар. Бу юнәлештә алга китеш булса да, әлегә технология белән фәнни нигездә шөгыльләнү җитенкерәми. Бүгенге көндә 210 баш гомуми ташлатуда, 130 тана көтүгә кушылган, ел дәвамында тагын 150 баш кушылырга тиеш. Узган хисап елында 375 бозау алынган. Малларга сенаж да, силос та бары тик баланслап, Делаваль җайланмасында яхшылап туралып-вакланып, витамынлы биоөстәмәләр белән баетылып кына бирелә. Баш белгечләр белән тәэмин ителеш тә акрынлап җайга салына. Күптән түгел генә яшь ветеринария табибы Мария Егорованы эшкә алганнар. Шушы кустка хезмәт күрсәтүче тәҗрибәле белгеч Миргасыйм абыйсы Сөнгәтуллин кул астында эшкә өйрәнеп килә. Хәл итәсе проблемалар да, нигездә, кадрлар белән бәйле. Хуҗалыкның баш икътисадчысы Сәгыйть Әхмәтов әйтүенчә, бүгенге көндә югары белемле баш зоотехникның булмавы үзен бик тә сиздерә.

- Савымчылар да, механизаторлар да кирәк хуҗалыкка. Бу хакта интернетка да мәгълүмат урнаштырдык. Заһир Миннерахман улы күбрәк үзебезнең авыл кешесен тартырга тырышыгыз, ди. Ләкин, ни кызганыч, калмиялылар арасында әлегә фермада эшләргә дә, механизатор булырга да атлыгып торучы юк. Аның каравы күрше Малтабар, Боерган авылларыннан берничә механизатор даими эштә. Соңгы вакытта Удмуртиядән килгән кешеләрне эшкә алдык. Әлбәттә, сынау шарты белән. "Салгаларга" яраткан эшчеләрне тотмыйбыз, - диде Сәгыйть Мансур улы.

Хуҗалыкның машина-тракторлар паркына да кагылдык. Станоклар гөрелтесе, тимер чыңы ишетелеп торган иркен бинада язгы кыр эшләренә соңгы әзерлек эшләре бара. Тырмалар, культиваторлар һәм чәчү агрегатлары төзекләндереп, буяп әзерлек сызыгына куелган. Әлеге тагылма агрегатларны сафка бастырган егетләрнең - Фәннүр Имаметдинов, Әхмәтнур Хәмәтов, Роберт Галимҗанов һәм Азат Имаметдиновның күңелләре күтәренке.

- Кышкы айларда "тыйнаграк" булса да, хезмәт хакы вакытында түләнә. Гомумән, без Газинур Миннерахман улына бик тә рәхмәтле, күпме кешене эш белән тәэмин итеп тора. Күрше авыллардан килгәннәрне дә борып җибәрми. Гомумән, эшләргә теләге булган кешегә эш җитәрлек хуҗалыкта, - диделәр ремонтчылар. Бирегә Малтабардан килеп эшләүче тәҗрибәле механизаторлар Мирзанур Гәрәев һәм Фәрит Шәмсемөхәммәтов бүген үзләренең ДТ-75 тракторларын төзекләндерү белән мәшгуль.

Ә башкарылган эшләргә күз салсак, узган елда гына хуҗалыкта 5 миллион 200 мең сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылган. Сәгатенә 25 тонна ашлык чистарту куәтенә ия элеватор комплексы төзелгән. 100 баш танага исәпләнгән абзар, 1000 тоннага кадәр тупас азык сыешлы склад-саклагыч файдалануга тапшырылган. 1000әр тонна сыешлы өч силос базы өр-яңадан төзекләндерелгән. Соңгы елларда хөкүмәт ярдәмен дә тоеп эшлиләр биредә. Крестьян-фермер хуҗалыкларына максатчан ярдәм күрсәтү кысаларында узган ел 7 миллион сумлык субсидия алган "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгы. Ә төп инвесторның соңгы ике елда финанслау ярдәме 60 миллионга җыелган. Әлеге акчаларга яңа комбайннар, тракторлар сатып алынган, язгы чәчүне дә, урып-җыюны да кыска срокларда төгәлләгәннәр, халыкка хезмәт хакын да, пенсия фондына салымны да вакытында түләгәннәр. Ашханәгә җылылык үткәрелгән һәм бүген биредә эшчеләргә төшке ашны да, кичкесен дә ашау мөмкинлеге бар. Бәясе дә бик түбән: төшке аш - 15 сум, кичкесе 25 сумга төшә. Уңган пешекчеләр Зәмзәмия Зәнгәрәева белән Мәүсилә Әхмәтнурова көн саен тәмледән-тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Өстәвенә авыл халкы өчен көн саен кабарып пешкән тәмле ипи пешерергә дә өлгерәләр. Әле күптән түгел генә элеккеге райпо кибетендә хуҗалыкта җитештерелгән ит-сөт продуктлары сата башлаганнар. Ипи-сөтне - 20 сумнан, итне 200-220 сумнан сатып ала халык. Бигрәктә мал асрау мөмкинлеге булмаган ялгыз өлкәннәр рәхмәтле моның өчен. Үз тегермәннәрендә тарттырылган югары сортлы онга кадәр сатыла бу кибеттә.

Бүген дә яңарыш-алгарыш юлында бертуган Вилдановлар. Хезмәт сөючән яшь гаиләләрне кызыксындыру максатында йортлар төзү уена да кергәннәр. Төзелеш материалына да еракка барасы юк. Агач эшкәртү предприятиесендә эшләүче Германия белгечләре беренче йортларның проектын эшләп биргәннәр. Инде стеналары, ягъни агач блоклар да әзерләп куелган. Җир кипшенүгә төзүгә керешәчәкләр. Бу изге эштә һәм туган авылларын яшәтү максатындагы барлык планнарын тормышка ашыруда уңышлар юлдаш булсын уңган Калмия егетләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы