Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

“Вилданов” хуҗалыгында терлек азыгы үзләренә дә, халыкка да җитә

Республикада бу көннәрдә бар игътибар терлек азыгы әзерләүгә юнәлтелде. Бүгенге көндә районда бер баш шартлы терлеккә 10, 21 центнер исәбеннән терлек азыгы әзерләнгән. Барлыгы 9 мең 490 тонна печән, 28 мең 500 тонна сенаж, 220 тонна яфраказык, витаминлы үләннәр әзерләнгән. Эш барышы белән якыннанрак танышу максатыннан, без "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгына...

Без килгәндә, хуҗалык эшчеләре соңгы 50-60 гектардагы печәнне җыю белән мәшгуль иде. Люцерна һәм кындырактан торган печән саллы күренә: теземнәр калын, хуш ис бөркелеп торучы коры үләнне малкайлар яратып ашаячак.

- Һәркайсы 4-5 центнер авырлыкта 1800 рулон печән, 37 000 центнер сенаж әзерләдек. Егетләребез көн-төн эштә булдылар, - дип сөйли хужалык бригадиры Фәйдәр Гайсин. - Башка хужалыклар кебек үк, быел күпьеллык үлән уңды. Үзегез күрәсез, печәнебез яхшы. Аллага шөкер, үзебезнеке үзебезгә җитә, - диде.

Басуда эш туктап тормый. Әхмәтнур Хамматов, Фирзәр Шәфыйков, Әгъзәмнур Гайфетдинов, Филәрит Зәйнетдинов, Фәрит Шәмсемөхәммәтов, Алексей Кремлев бар тырышлыкларын куеп эшлиләр: күмәкләшеп, печәнне рулоннарга җыялар. Марат Мөхәммәтдинов МТЗ-82 тракторында шул рулоннарны төяп, эскертләргә өя.

Хуҗалык җитәкчесе Газинур Вилданов үзе дә, "Макдон" комбайнында төнге сменага чыгып, печән, сенаж әзерләүдә катнашкан.

Күпьеллык үлән басуында барган эшләр белән танышкач та, Фәйдәр Модаффар улы безне хуҗалыкның сыер фермасына алып барды. Анда сыер савучылар, мал караучылар чокырга салынган сенажны целлофан пакетлар, салам белән ябып, кышлыкка консервациялиләр.

- Биредә 14-15ләп кеше эшли. Аларның барысы да төп эшләреннән соң сенаж әзерләүдә катнаша, - дип сөйләп китә Фәйдәр абый, сенаж чокырлары яныннан узганда. - Чокырның өчесен дә тутырыр өчен 10-15 көн кирәк булды. Эшчеләребез Фәнзәр Шәфыйков һәм Илдар Таһиров "Макдон", "Ягуар" комбайннарында ару-талу белми эшләделәр. Леонид Черпаков, Сергей Красильников "КамАЗ" машиналарында яшел массаны ташып тордылар. Ә Әнвәр Мөхәммәтьяров, Николай Зайцев һәм Нияз Шәфыйков Т-130, Т-150, К-701 тракторларында кайткан массаны таптатып тордылар, - диде ул.

Техник тәэмин ителешкә килгәндә, "Вилданов" хуҗалыгында ул зарланырлык түгел. Комбайннары, тракторлары җитәрлек. Әле күптән түгел генә хуҗалыкның генераль директоры Заһир Вилданов Германиядән печән чапкыч, рулонга төрүче яңа пресс та кайтарткан.

Булган техниканы карау, аны төзек тотуга да биредә зур игътибар бирелә. Эретеп ябыштыручы Фәнис Сәетов ватылып кайткан машиналарны тиешенчә төзәтеп, үз эшен намуслы башкара.

Авыл халкын борчыган хезмәт хакына килгәндә, "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгында аны айныкын-айга соңармый биреп баралар. Шуңа өстәп, печән һәм сенаж әзерләүдә эшләүчеләргә премия итеп икешәр рулон печән дә бирәләр икән. Шулай ук хуҗалык эшчеләренә 5 центнерлык печән рулонын 700 сумнан сату мөмкинлеге дә каралган.

Кыскасы, "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгында киләсе кышта малга нәрсә ашатырбыз икән дигән борчулар булмас сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печђн љсте